+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 декабрь 2023, 07:15

"Иң асыл егетләребез - алгы сызыкта!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бүген Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын махсус хәрби операция темасыннан башлады.

"Иң асыл егетләребез - алгы сызыкта!""Иң асыл егетләребез - алгы сызыкта!"
"Иң асыл егетләребез - алгы сызыкта!"
"Иң шәп, асыл, батыр егетләребез бүген махсус хәрби операция зонасында, - диде ул. - Анда катнашучыларның һәм аларның гаилә әгъзаларының проблемаларын хәл итүгә бөтен көчебезне бирәбез. Бу эштә бөтен республика катнаша. Волонтерлар чын патриотлар булып үсә. Русия Герое Максим Серафимов исемендәге "Патриот" паркында 5 мең мәктәп укучысы әзерлек үтте. Тиздән шушындый үзәкләр Баймак, Кыйгы һәм Стәрлебаш районнарында ачылачак.

Меңнәрчә якташыбыз - Батырлык, Миңнегали Шәйморатов, Салават Юлаев, Жуков исемендәге орденнар һәм башка дәүләт бүләкләренә, ә җидесе "Русия Герое" исеменә лаек булды.

Кичә Гафури районының Красноусол авылында махсус хәрби операция уздыру зонасында һәлак булган "Башкортстан " мотоукчылар полкының танк батальоны командиры, подполковник Андрей Мигунов белән хушлаштык. Аңа да "Русия Герое" исемен бирү мәсьәләсе хәл ителә".

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас