"Инвалидлык алган яугирләрне сыйфатлы техник реабилитация чаралары белән тулысынча һәм вакытында тәэмин итүгә ирешү мөһим. Компетентлы белгечләр һәм тиешле җиһазлар булган әйдәп баручы клиникалар базасында максималь нәтиҗәле дәвалау һәм реабилитация оештыру кирәк.
Киләсе елда сугыш ветераннары өчен яңа госпиталь төзү проектына керешәбез. Бу көчле реабилитация бүлеге булган 60 мең кв. метр мәйданлы зур комплекс булачак.
Тагын бер юнәлеш – ветераннарны эшкә урнаштыру, укыту һәм социальләштерү. Аларның һәрберсе һөнәр үзләштерүдә, эш табуда, иҗтимагый эшләрдә үзләрен күрсәтүдә безнең ярдәмгә лаек", - дип билгеләде Радий Хәбиров.
Фото: башинформ