+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
19 декабрь 2023, 06:15

Төп бурыч - СВОдагыларга ярдәм

"Иреклеләргә һәм мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен республика киләсе ел бюджетына 2,8 млрд сум акча салды", - диде Радий Хәбиров еллык Юлламасында.

Төп бурыч - СВОдагыларга ярдәмТөп бурыч - СВОдагыларга ярдәм
Төп бурыч - СВОдагыларга ярдәм
Гражданнарның иганәләре, предприятиеләр һәм оешмаларның ярдәме белән бергә бу акчалар хәрби түләүләргә, алдынгы техник чаралар, дронга каршы кораллар, автотранспорт, медикаментлар, азык-төлек, төзелеш материаллары һәм башкалар сатып алуга китәчәк. Болар - ир-егетләребезгә дошманны җиңәргә һәм үз гомерләрен сакларга ярдәм итә торган әйберләр.

"Моннан тыш, эчке бурычларга — хәрби хезмәт ветераннарына, хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәм итү, һәлак булганнарга һәм яраланганнарга түләү, 40ка якын төбәк чарасын гамәлгә ашыруга без бюджетта тагын 1,8 млрд сум акча салдык. Шулай итеп, үз бурычларыбызны үтәү өчен без 4,6 млрд сум республика акчасын юнәлтәбез", - дип ассызыклады Башкортстан Башлыгы.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас