+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 декабрь 2023, 16:05

Барысын да җиңү белән көтәбез!

Төмәнәк авылында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Туймазы районыннан махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләрнең гаиләләре белән очрашты.

Барысын да җиңү белән көтәбез!Барысын да җиңү белән көтәбез!
Барысын да җиңү белән көтәбез!

Төбәк җитәкчесе 2023 елның июлендә Донбасска сәфәре вакытында генерал Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальоны сугышчылары белән очрашканын искәртте.

- Безнең сугышчыларның берсе инде биш медальгә лаек булган, миннән сезнең авылга килеп, аның гаиләсе янына керүемне сорады. Сезнең белән аралашырга һәм якынлашып килүче Яңа ел белән котларга бик теләп килдем, – диде Радий Хәбиров. - Безнең барлык егетләр дә лаеклы сугыша. Мобилизацияләнгәннәр хезмәт иткән подразделениеләр һәм иреклеләр батальоннары командирлары үз эшләрен белә, шәхси состав турында кайгырта. Якташларга республикадан килгән ярдәм кадерле. Иң мөһиме, барлык сугышчылар да исән-сау өйләренә кайтсын.

Радий Хәбиров хәрбиләрнең әти-әниләренең сәламәтлеге һәм гаиләләрнең көнкүреш шартлары белән кызыксынды.

- Бездә барысы да яхшы. Мөмкинлек булганда, улларыбыз һәм ирләребез өйгә шалтыраталар. Сугышчыларга шәхси ярдәм күрсәткәнегез өчен, Радий Фәритович, Сезгә зур рәхмәт. Алар Сезнең һәр килүегез зур шатлык диләр. Барысын да җиңү белән көтәбез, - диде сугышчыларның әти-әниләре.

Радий Хәбиров гаиләләрне Яңа ел белән котлады.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас