

Ул 1996 елда Үтәгән авылындагы күпбалалы гаиләдә дөньяга килә. 2014 елда, урындагы мәктәпне тәмамлау белән, Кораллы Көчләр сафларына алына. Армия хезмәтен тутырып кайткач, туган авылында төпләнә һәм вахта ысулы белән эшкә урнаша.
Узган елның ноябрендә егет үзе өчен мөһим карар кабул итә – Оборона министрлыгы белән тәүге контрактын төзи. Якташыбызның махсус операция зонасындагы хәрби юлы Салават Юлаев исемендәге батальон составында шулай башланып китә.
Әле күптән түгел генә кыска вакытлы ялга кайткан арада ул чын ир-егетләргә хас булган тагын бер җитди карар кабул итте – сөйгән кызына тәкъдим ясады һәм яшьләр мөнәсәбәтләрен законлаштырды. Ә берничә көннән яугир янә хезмәттәшләре янына махсус хәрби операция зонасына юлланды.
Батырлыгы һәм кыюлыгы өчен якташыбыз “Махсус хәрби операциядә катнашучы” һәм “Разведкада хезмәт иткән өчен” медальләре белән бүләкләнгән. Бу бүләкләр аңа көч бирер, ә инде сөйгәненең мәхәббәте аны бәла-казалардан саклап йөртер, дип ышанасы килә.