+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 декабрь 2023, 17:15

“Туган илне саклау – һәрбер ирнең изге бурычы”

Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үзенә “Сәет” дигән позывной алган Авыргазы районы егете нәкъ шулай ди.

“Туган илне саклау – һәрбер ирнең изге бурычы”“Туган илне саклау – һәрбер ирнең изге бурычы”
“Туган илне саклау – һәрбер ирнең изге бурычы”
Әлбәттә, якыннары “Сәет”нең махсус хәрби операция зонасына контракт буенча хәрби хезмәткә китәчәге турында белгәч, тәүдә ныклап уйларга киңәш иткән. Ләкин ул бу карарны ныклы кабул иткән була һәм аны үзгәртергә җыенмый да.

“Мин – патриот, һәм бу – минем изге бурычым”, – дип җаваплый ул.
“Сәет” армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң байтак еллар хокук саклау органнарында эшли. Узган елда ул отставкага чыга һәм хәрби комиссариатка юллана.
“17 июль көнне улым контракт төзүе турында әйтте, ә ике көннән аны хезмәткә озаттык”, – ди яугирнең әнисе Нурия апа.
Әлеге вакытта “Сәет” алгы сызыкта разведчик булып хезмәт итә. Туганы Вадим өчен дә ул үрнәк булып тора. Абзыеның контракт төзүе турында ишеткәч, яшь егет тә аның эзеннән барырга карар итә һәм бер айдан үзе дә Ватанны сакларга юллана.
Менә кайда ул патриотизм үрнәге! Патриотлар янәшәбездә, безнең арада. Авыргазы егетләре дә: “Туган илебезне, Ватаныбызны саклау, баш өстендә тыныч күк булдыру – һәр ир-егетнең изге бурычы”, – дип үрнәк күрсәтә һәм лаеклы хезмәт итә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас