+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
24 декабрь 2023, 12:00

Яугирләрнең балалары Яңа ел тамашасында булды

23 декабрьдә махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм һәлак булган яугирләрнең гаилә әгъзалары булды "Щелкунчик" спектаклен карады.  

Яугирләрнең балалары Яңа ел тамашасында булдыЯугирләрнең балалары Яңа ел тамашасында булды
Яугирләрнең балалары Яңа ел тамашасында булды

Тамаша яңартылган курчак театрында узды, ул реконструкциядән соң ачылды.
Ватан алдындагы бурычларын үтәүчеләрнең балаларын һәм гаилә әгъзаларын “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы спектакльгә чакырды.

Спектакль башланганчы, балалар театрның зур һәм якты фойесында әкият персонажлары һәм Яңа елның төп герое - Кыш бабай белән күңел ачты. Алар күңелле уеннар, әйлән-бәйлән уйнады, җырлады, шигырьләр сөйләде.

Әбҗәлил районыннан бер кечкенә тамашачының әнисе балаларның гына түгел, өлкәннәрнең дә театрның әкияти атмосферасы белән таң калуын белдерде.
"Без бүген күргән кадәр могҗизаны көтмәдек тә. Театр бик матур, әкияти. Республика Башлыгы Радий Фәрит улыга мондый кыска вакыт эчендә чын сарай ясаганы өчен зур рәхмәт. Ә “Ватанны саклаучылар” фонды филиалы һәм Гөлнур Колсаринага биредә тамашачылар сыйфатында булу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерәм. Без үзебез тиз генә чыга алмас идек әле, ә монда шулкадәр кеше безгә ярдәм итте, каршы алдылар, алып килделәр. Шуннан соң чыннан да могҗизаларга ышанасы килә", - дип сөйләде ул.

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас