

Булат Әдиб улы кайгы килгән гаиләнең хәсрәтен уртаклашты, балалары, иленең киләчәге хакына махсус хәрби операциягә юлланган райондашыбызның батырлыгын билгеләде.
Гаилә зарланмый. Мал-туар асрап, бакча үстереп, кош-корт карап, үз көнен күреп яши. Әлеге вакытта ялгыз хатын ике кызы – Карина һәм Камила ярдәме белән өч сыер, өч бозау асрый. Өйләре табигый газ ягып җылытыла, өй эченә су кертелгән.
Крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Илһам Мәрданов үз теләге белән гаиләне җитәрлек күләмдә салам белән бушлай тәэмин иткән. Тушкыр авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Булат Әгъләмов белдерүенчә, якын көннәрдә гаиләгә утын китереләчәк.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү буенча “Ватанны саклаучылар” дәүләт фондының Башкортстан филиалы социаль координаторы Гүзәл Галиханова гаиләгә санаторий-курорт дәвалануы үтү мөмкинлекләре турында аңлатты. Эльза ханым балигъ булмаган яшьтәге кызларын дәвалаучы педиатр аша шифаханәгә юллау белән кызыксынды һәм бу мөмкинлектән файдаланырга теләк белдерде.
– Ирем махсус хәрби операциягә контракт төзеп Чернушкадан юлланган булса да, Балтач районы хакимиятенә, авылдашларга, барлык җитәкчеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәтләремне җиткерәм. Кайгылы көннәребездә булышлык күрсәттегез. “Мин – чын ир кеше, махсус хәрби операциягә барам!” – диде. Кызганыч, шулай килеп чыкты. Хәзер безгә аның рухын сөендереп яшәргә кирәк! – диде Эльза ханым.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.