+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
12 гыйнвар 2024, 05:10

“Безне Җиңү белән көтегез!”

Тыныч тормышта батыр якташыбыз бригада белән бергә йортлар, шул исәптән каркаслы йортлар төзү белән шөгыльләнә. Белеме буенча ул электр-газ ярдәмендә эретеп ябыштыручы, Сибайда укыган. СВОда ул бер елдан артык хезмәт итә.

“Безне Җиңү белән көтегез!”“Безне Җиңү белән көтегез!”
“Безне Җиңү белән көтегез!”
“Малой” позывнойлы сугышчы махсус хәрби операция бурычларын тормышка ашыруга зур өлеш кертә. Өйдә исә аны әти-әнисе, туганнары һәм якыннары көтә.

– Башта бик куркыныч иде, чөнки нәрсә эшләргә һәм кая барырга белмисең, – ди сугышчы. – Ләкин дусларым ярдәмендә мин җайлаштым. Дошманны тез чүктермичә туктамаячакбыз!

Сугышчы еш кына әти-әнисе турында уйлый, борчыла. Туганнары сүзләренчә, борчылырга сәбәп юк: хакимият бар яклап ярдәм күрсәтеп тора.
“Малой”ның командирлары сүзләренә караганда, якташыбыз хәрби бурычларын лаеклы башкара. Узган елда ул ике медаль белән бүләкләнгән: “Хәрби батырлык өчен” һәм “Хәрби берлекне ныгыткан өчен”.

– Әлбәттә, үземне герой дип санамыйм. Без үз бурычыбызны үтибез. Ә безнең бурычыбыз – Ватанны һәм якыннарыбызны яклау. Безне җиңү белән көтегез! – ди батыр якташыбыз.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас