Гөлнара Батажева өчен иренең үз теләге белән СВОга китүе көтелмәгән хәл була. Шуңа да карамастан, ул яраткан кешесенең карарын хуплаган.
– Аңа 63 яшь. Ул бу хакта озак уйлады, дус-ишләрен тыңлады. Һәм ахыр чиктә безнең егетләр, безнең геройлар янына барырга карар итте. Мин аны сагынып көтәрмен һәм тиздән барысы да бетәр, безнең барлык егетләр җиңү белән кайтырлар дип өметләнәм, – ди Гөлнара Батажева.
Башта ире өчен борчылулар тыныч йокларга бирмәде, ди Гөлнара Батажева. СВОдагыларның гаилә әгъзаларына психологик ярдәм төркеме турында белгәч, очрашуга килгән. Анда үзенә яңа дуслар тапкан һәм психологлар ярдәмен алган.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, психологлар сугышчыларның туганнары белән генә түгел, кыска вакытлы ялга кайткан СВО әгъзалары белән дә эшли. Сугышчылар әйтүенчә, мондый сөйләшүләрдән соң күңелгә җиңеллек килә.