Моннан тыш, СВОда катнашучылар, шулай ук аларның гаилә әгъзалары өчен яңа ташламалар каралган башка законнар да кабул ителгән. Аерым алганда:
1. Закон нигезендә ирекле формированиеләр статусы беркетелгән. Алар мобилизация, хәрби хәл, сугыш вакытында, кораллы конфликтлар килеп чыкканда, террорчылыкка каршы операцияләр үткәргәндә, шулай ук Русия Кораллы көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәргә ярдәм итә. Ирекле формированиеләрдә катнашучыларга хәрби хезмәткәрләр статусы бирелә, аларга барлык төп түләүләр һәм ташламалар каралган.
2. СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары ирекле статусын рәсмиләштерү, акчалата тәэмин итү һәм башка түләүләр алу, кредит каникулларын рәсмиләштерү һәм бурычларны гамәлдән чыгару, яугирне һәлак булган яки хәбәрсез югалган дип тану мәсьәләләре буенча бушлай юридик консультация сорап мөрәҗәгать итә ала.
3. Сугыш хәрәкәтләре инвалиды булган хәрбиләр хәрби хезмәтнең гомум дәвамлылыгын һәм аннан азат итү нигезләрен исәпкә алмыйча, һөнәргә яңадан укыту һәм яңадан әзерләү программалары буенча уку уза алачак. Хезмәткә кайткан хәрби пенсионерларның, аларның вазыйфаларына карамастан, пенсиясе артачак. Соңгы хезмәт урыныннан азат ителгәннән соң хәрби пенсионерлар элек туктатылган пенсияне яңадан түли башлауны яки соңгы хезмәт урыны буенча яңа пенсия билгеләүне сайлый алачак.
4. Мобилизацияләнгән гражданнар өчен эш урыны саклана. Мобилизацияләнгәннәр белән хезмәт килешүе өзелми, бары тик вакытлыча туктатыла гына. СВОда катнашу вакытында мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт стажы икеләтә исәпләнә, шулай ук булачак страховка пенсиясе исәпкә алыначак. Мобилизацияләнгән шәхси эшкуарлар һәм юридик берәмлек хуҗалары үз оешмаларын ышаныч идарәсенә тапшыра ала яки хуҗалары демобилизацияләнгәнче, аларның теркәлүен үзгәрешсез саклый ала.
5. 2024 ел ахырына кадәр мобилизацияләнгәннәр өчен кредит каникуллары дәвам итә. Шулай ук, һәлак булган яки авыр яраланган очракта, СВОда катнашучылар белән төзелгән кредитлар буенча поручительлек килешүләре буенча йөкләмәләрне туктатырга мөмкин. Элек мондый килешүләр буенча кредит йөкләмәләре, әгәр дә яугир һәлак булса, аның якыннарына – хатынына, әти-әнисенә яки балаларына күчә иде.
6. Шулай ук югары уку йортларына бюджет урыннарына керү мөмкинлеге барлыкка килде. Түләүле бүлектә укучылар бюджет урыннарына күчә ала. Русия Геройларына, СВОда катнашучыларга һәм аларның балаларына колледж һәм техникумнарга укырга керү өчен өстенлекле хокук бирелә.
7. СВОда катнашучыларның балалары мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына өстенлекле тәртиптә чираттан тыш кабул ителә. Шулай ук аларның беренче чиратта балалар сәламәтләндерү лагерьларына юлламалар алу хокукы булачак.
8. СВО зонасына һәм Русиядән читкә җибәрелгән хәрбиләрнең гаилә әгъзалары элекке хезмәт урынында хезмәт торагыннан файдалануны дәвам итә алачак. Әгәр торак арендага алынса, гаиләләргә аренда өчен компенсация сакланачак.
9. Коммуналь хезмәтләргә түләмәгән өчен штраф салынмаячак. Торак өчен түләүне вакытында яки тулы күләмдә түләмәү яки гомум милекне капиталь ремонтлауга взнос кертмәү очрагында да пенялар исәпләнмәячәк.
10. СВОда катнашучыларны дискредитацияләү өчен җаваплылык билгеләнгән. Җинаять кодексына һәм Административ хокук бозулар турында кодекска кертелгән үзгәрешләргә ярашлы рәвештә, җаваплылык Кораллы Көчләрне һәм дәүләт органнарын гына түгел, шулай ук СВОда катнашучы иреклеләрне, шулай ук Русия Кораллы Көчләренә йөкләнгән бурычларны үтәүгә ярдәм итүче оешмаларны һәм кешеләрне дискредитацияләү өчен дә булачак. Шулай ук “Росгвардия”нең ирекле формированиеләрен дискредитацияләгән өчен дә җаваплылык каралган.
Болардан тыш, Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүнең 30дан артык чарасы гамәлдә. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров күп тапкырлар республикада СВО сугышчыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү чараларының төгәл эшләргә тиешлеген ассызыклады.