+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
15 гыйнвар 2024, 16:55

Кабаклылардан – татлы күчтәнәч

Махсус хәрби операция зонасында дәүләт мәнфәгатьләрен яклаучы якташларыбызга кырмыскалылылар даими рәвештә ярдәм күрсәтергә тырыша.

Кабаклылардан – татлы күчтәнәчКабаклылардан – татлы күчтәнәч
Кабаклылардан – татлы күчтәнәч
Бу изге эштә райондагы барлык оешма-предприятиеләр, авыл халкы катнаша. Кабак авылы лицееның укытучылар коллективы да зур активлык күрсәтә. Күптән түгел генә алар алма кагы ясап, якташларына татлы күчтәнәчләр озатты.
Билгеле, как ясау бик җиңел һәм тиз башкарыла торган эш түгел. Шулай да, Кабак авылының уңган һәм эшсөяр хатын-кызларының кулларыннан килмәгән эш юк. Күңел җылысын салып, зур тырышлык белән ясаган как бик тәмле килеп чыкты.
Лицей директоры Миләүшә Күсәбаева билгеләвенчә, как өчен алманы алар очраклы гына сайламаган. Бу җимеш кеше организмы өчен мөһим булган бик күп витаминнарга, микроэлементларга бай. Шуңа алмадан ясалган как яугирләребезгә тәмле күчтәнәч булудан тыш, сәламәтлекләрен ныгыту чарасы да булачак.
Урындагы эшкуарлар Олеся Әминева һәм Сарабек Абдуллоев биргән 100 килограмм алмадан укытучылар байтак кына как ясады. Татлы күчтәнәч яугир-якташларыбызга көч биреп, кәефләрен һәм хәрби рухын күтәрер, дип ышанасы килә.

 

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас