Әбҗәлил районының Әскар авылында туган махсус хәрби операциядә катнашучы, Сибай концерт-театр берләшмәсенең халык биюләре ансамбле солисты югары бүләккә лаек булды.
“Безнең 24 яшьлек якташыбыз алгы сызыктагы уңышлары өчен Суворов медале белән бүләкләнде”, дип хәбәр итә учреждениенең матбугат хезмәте. Тиешле указга Русия Президенты Владимир Путин 2023 елның 25 декабрендә кул куйган. Бүләкне хәрби хезмәткәргә алгы сызыкта тапшырганнар.
Суворов медале белән хәрби хезмәткәрләр Ватанны һәм Русия Федерациясенең дәүләт мәнфәгатьләрен яклаганда, хәрби хәрәкәтләрдә, хәрби хезмәттә һәм хәрби дежурлыкта, өйрәнүләрдә һәм маневрларда катнашканда, дәүләт чиген саклаганда, шулай ук хәрби әзерлектә һәм өйрәнүләрдә яхшы күрсәткечләре, батырлыклары өчен бүләкләнә.