Әлеге вакытта контракт буенча хезмәт итүче Туймазы районыннан “Муса” позывнойлы сугышчыга – 40 яшь. Хәрби хезмәткә кадәр ул гадәти тормыш белән яшәгән. Аның менә дигән гаиләсе, өч баласы бар. Себер якларында вахта ысулы белән эшләгән. Узган көздә Оборона министрлыгы белән үзенең беренче контрактына кул куйган. Кызганычка каршы, бер алышта максатчан, кыю йөрәкле егет яралана, шул хәлдә дә ут астыннан яралы ике хезмәттәшен алып чыга.
– Дөресен генә әйткәндә, ил сагына басу турындагы фикер өлешчә мобилизация башлангач та туды. Мин ул вакытта вахтада идем. Ә кире кайтуыма мобилизация тәмамланган иде инде. Махсус хәрби операциягә туганым китте, анда дусларым, танышларым да күп. Өйдә кала алмадым, вөҗданым кушмады. Хәрби комиссариатка юлландым. СВОга китәчәгемне якыннарыма бер көн кала гына әйттем. Әйе, алар борчылды. Ләкин минем карарымны аңлап һәм хуплап кабул иттеләр”, – ди “Муса”.
“Муса” – тыныч холыклы, изге күңелле кеше. Армиядә хезмәт иткәндә дә кулына корал тотарга туры килмәгән. Ул Мәскәү өлкәсендә төзелеш батальонында хезмәт иткән. Тыныч тормышта “Муса” сабыр холыклы булса, яу кырында чын бөркет ул!
Беренче көннәрдә үк аның отряды блиндажда урнашырга дигән йөкләмә ала. Ләкин аларның төркемен дошман квадрокоптеры сизеп кала. Шунда ук артиллерия һәм снайперлар ата башлый. Янәшәдә снаряд шартлагач, аның кыйпылчыклары “Муса”ның аркасына эләгә, башкаларның куллары һәм аяклары яралана.
– Бәхеткә, без окопка барып җитә алдык, аңа кадәр ярты чакрым чамасы бар иде әле. Кулы яраланган егет үзе бара алды, ә аягы яраланган сугышчыга мин ярдәм иттем. Ул минем якташым булып чыкты. Нефтекама шәһәреннән икән. Без окопта алты кеше идек. Патроннар беткәнче аттык. ВСУ чигенде, ләкин төнгә кадәр артиллерия безнең өскә ут яудырды. Төн буе окопта утырганымны хәтерлим: бер кулымда – әни биргән дога язылган кәгазь, икенче кулымда – граната. Томан төшкәч, безнең янга эвакуация отряды килде һәм хәвефсез урынга чыгарга ярдәм итте, – ди “Муса”.
Декабрьдә “Муса” янә махсус хәрби операция зонасына юлланды. Гаиләсе аның кайтуын түземсезлек белән көтә. Без дә якташларыбыз исән-имин, җиңү белән кайтсыннар дигән изге теләктә калабыз!
Гөлия Гәрәева.