+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 гыйнвар 2024, 10:21

Бердәмлектә - безнең көч!

Бүген Уфаның Телеүзәк бинасы каршындагы мәйданда узган “Көчле республика – Бердәм Башкортстан” дип аталган митинг-концертта Башкортстан сугышчыларының рухи остазлары Хәмзә-хәзрәт һәм батюшка Виктор күпмилләтле, бердәм, дус республика өчен булуларын белдерделәр.

Бердәмлектә - безнең көч!Бердәмлектә - безнең көч!
Бердәмлектә - безнең көч!
- Безнең Ватаныбыз нацизм һәм фашизмга каршы, бер сүз белән әйткәндә, шайтан армиясенә каршы сугыш алып бара. Алар безгә пычрак, азгынлык һәм явызлык китерә. Бу - безнең барыбыз өчен дә зур сынау. Ләкин Коръәндә: «Ялганлыкта һәм дошманлыкта ярышмагыз, ә яхшы гамәлләрдә ярышыгыз», - дип әйтелә. Догаларыгыз безнең егетләребезгә барып җитсен һәм алар исән-сау өйләренә кайтсын. Бер йодрык кебек берләшеп кенә без Ватаныбызны һәм аның күпмилләтле халкын саклап кала алабыз, - диде Хәмзә хәзрәт.

"Мин Башкортстан Республикасында тууым белән горурланам. Минем бөтен балачагым, яшьлегем һәм бөтен тормышым төрле милләт һәм дин балалары белән аралашу һәм дуслык аша үтте. Без кешеләрне милләт буенча түгел, ә яхшыларга һәм начарларга бүлдек.

Күптән түгел бер офицер миңа, окопларда барыбыз бергә дога кылыйк, дип әйтте: православие динендәгеләргә дә, мөселманнарга да. Бер-берең өчен шулай бердәм торырга кирәк. Бердәмлектә безнең көч, - диде батюшка Виктор.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас