Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов үзе теләп СВОга юлланган иде. Анда булганда да, кыска вакытлы ялга кайтканда да ул мәдәни тормыштан аерылмаска тырыша. Чираттагы видеосын ул дусты Равил Галиевның 55 яшьлек юбилеена багышлаган, аны яздырганда туплар шартлавы ишетелә.
«Хөрмәтле Равил дустым! Сине күркәм юбилеең белән котлыйм. Сиңа сәламәтлек, хәерле озын гомер, гаилә иминлеге телим. Иҗади уңышлар, яңа җырлар, яңа дуэтлар яздырырга язсын.
Берничә ел элек «Уфа-Казан юллары» дип аталган тамашалар белән Татарстан-Башкортстан арасын ныгытуга бик күп көч салдың. Тик, кызганыч, коточкыч ковид башланды, ул тамашалар тукталды. Бүген махсус хәрби операция бара. Башкортстан, Татарстан батырлары җиңү яулап кайткач, Аллаһы боерса (бу барлык тамашачыларыбызның да зур үтенече), шушы «Уфа-Казан юллары» проектын сәхнәгә янә кайтаруыңны телим.
Әл дә син бар әле дөньяда, Равил, синең иҗатың бар. Аллаһы боерса, матур концертлар куеп, бергәләп җырлап, ике халыкны тагын да берләштереп, дуслаштырып, гасырлар буена ике халыкка бергә булып яшәргә язсын», – дип сөйләгән ул һәм, дустын котлап, үзенең иң популяр «Әл дә син бар әле дөньяда» җырының кушымтасын башкарган.
Фото: "Татар-информ"