"Уфа-Арена" каршындагы мәйданда яугирләрнең туганнары һәм якыннары җыелды, шулай ук сугышчыларны озату өчен Башкортстан Хөкүмәте премьер-министр урынбасары Ирек Сәгыйтов килде.
- Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән чиксез хөрмәт белдерү һәм хәерле юл теләү сүзләрен кабул итегез. Бүген без сезне гаиләләрегез, бөтен республика белән кыскы вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына хәрби бурычларны үтәргә озатабыз. Бөтен респулика, ил сезнең белән горурлана. Сез ил Президенты Владимир Путин куйган бурычларны лаеклы үтисез һәм безнең өчен горурлык үрнәге булып торасыз.
Сезнең иң мөһим бурычыгыз - Җиңү һәм исән-сау килеш гаиләләрегезгә кайту. Моның өчен без дә кулдан килгәнчә барысын да эшлибез. Республикадан атна саен гуманитар конвой китеп тора. Сезнең командирлар сораган әйберләрне җибәрәбез. Республика ягыннан барлык хакимият органнары сезгә, гаиләләрегезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, шуңа күрә туганнарыгыз өчен борчылмагыз. Алга, Башкортстан! Алга, Русия! - диде Ирек Сәгыйтов.
Туганнары һәм якыннары белән хушлашуга хәрбиләргә нибары 10 минут бирелде: бу вакыт бик тиз үтеп китте һәм сугышчыларга автобусларга утырырга боерык бирелде.
Без сезнең җиңү белән исән-сау кайтуыгызны көтәбез, егетләр!