Аңа 35 яшь, ул – десант-штурмлау ротасы яугире. Хәрби операциягә үз теләге белән киткән.
– Туганнарым, якыннарым тыныч яшәсен, балаларын курыкмыйча үстерсен өчен киттем. Нацистларның Туган илемә керүен теләмим. Ватанымны яклар өчен киттем, – ди ул. – 8 яшьлек кызым бар. Сугыш аңа янамасын да, куркытмасын да!
Яугир сөйләвенчә, ул әтисез үскән, кечкенә энесен тәрбияләшкән. Балачактан хәрби булырга хыялланган. Ләкин армиядә сәламәтлек торышы аркасында хезмәт итә алмаган. Гадәттән тыш хәлләр яисә Эчке эшләр министрлыклары карамагында эшләү хыялы тормышка ашмаган.
– Менә хәзер хәрби формадамын, – дип елмая ул. – Тормыш синең теләкләрне үзенчә үти икән ул...
Ул хәрби операциягә үзе теләп китүе белән горурлана һәм бу карарны кабул итүенә тамчы да үкенми.
– Курортка бармаганымны аңлап киттем. Куркыныч мизгелләр белән очрашырга әзерләндем. Ләкин барыбер мондагы чынбарлык күпкә аерыла... – ди ул.
Яугир Херсон юнәлешендәге сугышларда катнашкан. Яралыларны эвакуацияләргә ярдәм иткән. Аларның төркеме булган йорт янына снаряд төшкән... Аны үлемнән өстенә төшкән кирпеч һәм пыяла кисәкләре “каплап” коткарып калган. Контузия алган. Күп иптәшләре һәлак булган, командирлары каты яраланган. Ул яралыларны, командирын иңнәренә салып алып чыккан.
– Дусларны югалтырга язмасын. Бик авыр... – ди ул.
Солдат әйтүенчә, ул бу операциядә катнашу нәтиҗәсендә күпкә җитдирәккә, зирәккә әйләнгән, эш-гамәлләрне ныклап уйлап башкарырга өйрәнгән.
– Кемнең кем икәнен аңларга, аерырга өйрәндем. Хәтта якыннарым белән аралашу да башкачаракка әйләнде кебек, – ди ул.
Яугирнең әнисе белән энесе берничә тапкыр гуманитар ярдәм илткән. Ул яраткан кәнфитләр, җимешләр, үзләре ясаган сыр, салатлар...
– Украинага барырга курыкмыйм. Улымны күрәсем килү теләге көчлерәк. Күрәм бит, аларга өйдә әзерләнгән ризыклар җитми, – ди әни кеше.
Улының “Батырлык өчен” (“За отвагу”) медален ана өйләрендәге шкафның иң күренеп торган урынына, түргә куйган.
– Минем горурлыгым, таянычым ул, – ди батыр егетнең әнисе. – Үзгәргән, чын ир-егеткә әйләнгән. Балаларыбызның Җиңү белән кайтачагына ышанам!