Уфадан медицина хезмәткәре мобилизацияләнгән ире артыннан махсус хәрби операция үткәрү зонасына киткән. «Жаворонок» позывнойлы хатын-кызның тарихы белән шәһәрнең Ленин районы хакимияте җитәкчесе Олег Котов уртаклашты.
Табибә СВОда 2022 елдан хезмәт итә - башта хезмәт командировкасында Красный Лучның сугышчыларына һәм тыныч халкына ярдәм иткән, аннары оборона ведомствосы белән контракт төзегән.
Башка хезмәттәшләре белән бергә ул даими рәвештә алгы сызыкта була, ут астында зыян күрүчеләрнең гомерләрен коткара.
Фото: "ЦУР"