Махсус хәрби операция зонасында Башкортстан сугышчылары белән бергә Волгоград сугышчысы хезмәт итә. Аның турында «Башкортстан полкы фронтыннан хатлар» телеграм-каналы хәбәр итә.
«Ярик» позывнойлы хәрби хезмәткәр Волгоградтан чакырылган. Хәрби бурычларын ул 2022 елның февраленнән башкара.
"Ярик" Башкортстан сугышчылары белән иңгә-иң куеп хезмәт итәргә шат булуын әйтә.
"Башкортлар белән хезмәт итәм. Егетләр - бик яхшы, кайдадыр алар миңа ярдәм күрсәтә, кайдадыр - мин аларга", — ди Волгоград сугышчысы.
Фото: "Башинформ" агентлыгы