“Самурай” отрядның хәрби алышлар сызыгыннан берничә километр ераклыкта булуын хәбәр иткән. Пилотсыз аппаратлар операторлары алдында дошман позицияләрен ачыклау бурычы тора. Сугышчылар ачыкланган координатларны артиллерия һәм авиациягә тапшыра.
“Самурай” хезмәт иткән хәрби подразделениедә Русиянең башка төбәкләреннән дә сугышчылар хезмәт итә. Аларның күбесе үз вакытында башка “кайнар нокта”ларда хәрби тәҗрибә алган. Аларның сүзләренчә, муниципаль хезмәткәр хәрби эшне бик тиз үзләштергән һәм бер тапкыр да сынатмаган.
– Искиткеч коллективта хезмәт итәм. Үз гомеремдә беренче тапкыр Башкортстанда яшәүче “Самурай” позывнойлы сугышчы белән таныштым. Аның белән танышуыма бик шатмын. Ул – бик уңай кеше. Алгы сызыктагы эшкә килгәндә, ул аны “бишле”гә башкара, – дип сөйләде “Камень” позывнойлы сугышчы.
– Гуманитар ярдәм күрсәтүче районым, Башкортстан Республикасы белән горурланам. Без моны бөтен йөрәгебез белән сизәбез. Һәм бу безгә дошманны җиңәргә ярдәм итә. Җиңү безнең якта булачак! – дип билгеләп үтте “Самурай”.