Батыр якташыбыз контракт буенча 10 ел хезмәт итә, төрле хәрби операцияләрдә, шул исәптән СВОда катнаша. Оборона министрлыгында белдерүләренчә, ул һәрвакыт зур каһарманлык үрнәге күрсәткән. Моның өчен Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
– Азамат гомеренең ун елын Ватанга хезмәт итүгә багышлады һәм бу вакыт эчендә күп хәрби алышларда катнашты. СВО башлану белән беренчеләрдән булып алгы сызыкта хезмәт итте. Анда ул үзен батырларча күрсәтә һәм югары дәүләт бүләгенә лаек була. Якташыбыз чын герой һәм үсеп килүче буынга үрнәк булып тора, – диде Күгәрчен районы хәрби комиссары Ришат Әминев.