+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
10 февраль , 17:20

Ирен һәм улын яудан көтә

Куергазы районында бер гаиләдән ике кеше СВО зонасында көрәшә.

Ирен һәм улын яудан көтә
Ирен һәм улын яудан көтә
Еленаның 26 яшьлек улы - "Злой" позывнойлы сугышчы - Запорожьеда хәрби бурычларны үти, аны 2022 елда мобилизациялиләр, ә хатынның 52 яшьлек ире былтыр, Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән киткән.

Ике сугышчының да армия хезмәте тәҗрибәсе бар.

- Улым Тоцкида хезмәт итте. Ни өчен "Злой"? Аның позывноен ишеткәч, үзем гаҗәпләндем, чөнки ул тыныч, игелекле бала. Улыма һәрвакыт таяндым, ул миңа хуҗалык эшләрендә ярдәм итте, ирем күп еллар шофер - дальнобойщик булып эшләде, - дип сөйли Елена "Куергазы" гәзите хәбәрчесенә. - Бу яңа елда улым миңа сюрприз ясап, кисәтүсез генә отпускка кайтырга уйлаган иде, тик ана йөрәге сизде. Ул сак кына районыбыздагы һава торышы турында сорашты.

Мин аннан: "Улым, син ялга кайтырга җыенасыңмы әллә?" - дип сорадым. Һәм күңелем шатлык белән тулды, ниһаять, мин үземнең газиземне күрәчәкмен! Иртәнге алтыда кайтты. Бу аның икенче ялы булды, беренче тапкыр ул былтыр 30 мартта, туган көне алдыннан кайткан иде. 1 апрельдә бәйрәм иттек.

Еленаның улы таксида эшләгән. Егет әлегә ялгыз, ләкин гаилә тормышына әзер: барысын да эшли белә.
 
Улына да, иренә дә тиз арада исән-имин әйләнеп кайтырга язсын!

Фото: "Куергазы" сайты

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: