+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
11 февраль , 17:01

Депутатлар ярдәмчеләре белән бергә СВОга юл тотты

Гомумән алганда, СВОда Башкортстаннан 40тан артык депутат катнаша.

Депутатлар ярдәмчеләре белән бергә СВОга юл тотты
Депутатлар ярдәмчеләре белән бергә СВОга юл тотты
Бүген иртән Уфада Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатлары Алексей Локотченко һәм Яков Кугубаев СВОга юл тоттылар. Алар волонтерлар сыйфатында махсус хәрби операциядә катнашачак. Алар белән бергә депутатларның өч ярдәмчесе дә бара, дип хәбәр иттеләр төбәк парламентының матбугат хезмәтендә.

Аларны озатырга депутатлар, сугышчыларның туганнары һәм якыннары килде.

- Безнең егетләр Ватанга хезмәт итәргә бара. Без бу кыю карарны хуплыйбыз һәм алар белән горурланабыз,- диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Соңгы айларда хезмәттәшләребез „Патриот“ хәрби-патриотик паркы базасында әзерлек үтте. Хәрби эш, беренче медицина ярдәме, квадрокоптерлар белән идарә итү нигезләрен өйрәнделәр, әмма төп әзерлек инде урында булачак. Без аларның Җиңү белән кайтуларын көтәбез!

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: