Русия Оборона министрлыгы барлык контрактчылар өчен мобилизация чорында хезмәт итүнең бердәм яшь чиген билгеләргә тәкъдим итә.
Федераль закон проекты regulation.gov.ru порталында бастырып чыгарылган. Хәрби хезмәттә булуның яшь чиге генерал-полковникка кадәр барлык югары чиндагы офицерлар өчен - 70, башка хәрби дәрәҗәгә ия булганнар өчен 65 яшь тәшкил итәргә мөмкин.
Бүгенгә закон дәрәҗәсендә мобилизация, хәрби хәл яисә сугыш вакытында хезмәт итү яше чиген билгеләүче норма 2023 елның 24 июненә кадәр контрактлар төзегән хәрбиләр өчен теркәлмәгән.
Фото: "Башинформ" агентлыгы.