- Кирәкле әйберләрне җыю шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан ике ноктада оештырылды. Шәхси сектор, шәһәрнең тарихи өлеше халкы товарларны - «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлегенә, ә күпфатирлы йортларда, яңа бистәләрдә яшәүчеләр Яшьләр сараена алып бара, – ди Октябрьский шәһәре «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге башкарма секретаре Юлия Функ.
- Бу - бик мөһим эш, шуңа күрә без ирләребезгә, улларыбызга, безнең белән янәшә, бер бистәдә яшәгән сугышчыларга ярдәм итәбез. Әйе, алар барлык кирәкле әйберләр белән тәэмин ителгән, әмма өйдән, шәһәрдән посылка – ул өй җылысы кебек, – ди 32нче бистәдә яшәүче волонтер Венера Гыйльметдинова.
Шулай ук штабта хәрбиләрнең туганнары һәм якыннары, гаиләләреннән посылкалар кабул ителә.
- Гуманитар конвойны үзебез җибәрәбез, яки машиналарыбыз республика кортежына кушылачак. Шәһәр халкы гуманитар ярдәм җыюда актив катнаша. Зур габаритлы йөк сатып алучы предприятиеләр дә читтә калмый. Мәсәлән, соңгы тапкыр без егетләргә машина, мобиль мунчалар, су өчен резервуарлар җибәрә алдык, - дип сөйли Юлия Александровна.
Фото: bashkortostan.er.ru