Х. Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе бинасында республика министрлыклары ы һәм ведомстволарының 20 белгече махсус хәрби операция белән бәйле мәсьәләләр буенча консультация-кабул итү үткәрде.
Бүгенге көнгә 200дән артык кеше кабул ителгән, 1 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Сорауларның күпчелеге ярдәм чараларын алуга, ташламаларны рәсмиләштерүгә, медицина һәм юридик ярдәм чараларына кагылган. Башкортстан башкаласында яшәүчеләрдән тыш, Мишкә, Гафури, Нуриман районнары, Салават һәм Октябрьский шәһәрләре вәкилләре дә килгән иде.
Гражданнарны кабул иткәннән соң Башкортстан Премьер-министры урынбасары, финанс министры, республика Башлыгы каршындагы ведомствоара комиссия рәисе Лира Игътисамова катнашлыгында брифинг булды.
Вице-премьер билгеләп үткәнчә, "Ярдәм поезды " акциясе барлык теләүчеләрне - волонтерларны, битараф булмаган гражданнарны һәм оешмаларны берләштерде.
- Узган елның октябреннән республиканың 16 районында һәм шәһәрендә сугышчыларның туганнары һәм якыннары, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар үзләре "бердәм тәрәзә" режимында волонтерлык, консультация, юридик һәм психологик ярдәм алдылар. Әлеге формат үзенең нәтиҗәлелеген һәм файдалы булуын күрсәтте. Республика халкына бу квалификацияле консультацияләр алу һәм үз мәсьәләләрен комплекслы хәл итү мөмкинлеге бирде, - дип ассызыклады Лира Игътисамова һәм акциядә катнашучыларның барысына да уңышлы эшләре өчен рәхмәт белдерде.
“Ватанны саклаучылар” фондының Башкортстандагы филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина, акциянең бөтен чорында 7 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән, дип сөйләде.
- Узган елның октябреннән безнең “Ярдәм поезды” бөтен республиканы диярлек йөреп чыкты, 16 муниципалитетта булды. Акция барышында 7 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе - ата-аналар, махсус хәрби операциядә катнашучылар. Халыкны борчый торган мәсьәләләр - ярдәм чаралары, ташламалар алу, юридик, психологик һәм медицина ярдәме. Киләчәктә әлеге күчмә хезмәттә медицина юнәлешен көчәйтергә уйлыйбыз, - диде Гөлнур Колсарина.
Чара "Ярдәм поезды" акциясендә катнашучыларны, һәлак булган сугышчыларның әниләрен, шулай ук ветераннарны һәм махсус хәрби операция сугышчыларын бүләкләү белән тәмамланды.
Фото: pravitelstvorb.ru