...Әле кайчан гына без ул үстергән гөмбәләрне яратып сатып ала идек. Хатыны белән башлаган бизнеслары җайга салынган иде инде, үз сатып алучылары, яңа “порция” гөмбәләрен көтеп торучылар бар иде.
Әмма хәрби операция башлангач, Эдуард мобилизацияләнә. Эшен дә, бизнесын да, гаиләсен дә калдырып торырга, эшнекен хәрби киемгә алмаштырырга туры килә.
Әтиләренең хәрби операциягә чакырылуын кызлары бик авыр кичерә. Әмма Эдуард аларны тынычланыра:
– Сезнең балалар тугач, миннән яисә сездән илебез өчен бу авыр еллар турында сорасалар, ни дип җавап бирербез? Болай мин тыныч күңел, чиста намус белән: “Мин илем белән бергә булдым, үз бурычымны намус белән үтәдем”, – дип әйтә алам. Өстәвенә, өйдә мин – бердәнбер ир кеше, сезне дә, башкаларны да якларга тиешмен, – ди Эдуард.
Эдуард, мәктәпне тәмамлагач, пешекче һөнәрен сайлый. “Бик яхшы, армиядә повар булырсың!” – дип хуплый аны әнисе. Шулай туры килә дә: армия хезмәтен ул Уфада үтә, гаскәр туклануы бүлекчәсе командиры була. Кем уйлаган, ничә елдан соң кабат солдатларны ашатырга туры килер дип? Тик инде тыныч тормышта түгел, ә хәрби операция территориясендә.
Эдуардның позывное элекке бизнесы белән бәйле – “Грибник”, төп эше солдатларны ашату.
– Эшем җаваплы, азык-төлек белән тәэмин итүдән тыш, төрле отчетлар тутыру да бар. Сугыш булса да, барлык нәрсә дә тәртиптә, исәптә булырга тиеш. Кул астымда эшләүче егетләр белән барысына да өлгерәбез, эшебезне намус белән башкарабыз, – ди “Грибник”.
Тәүге мәлләрдә Эдуард пешергән ризыкларын үзенең яугирләре белән хәрби подразделениеләр урнашкан урынга алып барып йөрткән. Әмма бу хәвефсез түгел, шуңа күрә позицияләрдә штаттан тыш поварлар куелган, һәм алар үзләренең взводларына ашарга үзләре пешерә, ә анда 18-20 кеше. Ә “Грибник” һәм аның отделениесендәге яугирләр көн аралаш – позициягә су һәм икмәк, ә атнасына бер тапкыр азык-төлек илтә. Әлбәттә, Эдуард мөмкин булган кадәр егетләр яраткан ашларны, өй ризыкларын пешерергә тырыша.
– Яуда, хезмәттә ашау мәсьәләсе бик мөһим. Көч, энергия кирәк. Өстәвенә, алар көн буе дигәндәй ачык һавада. Егетләр аеруча пылау ярата, мин аларны шуның белән сыйларга тырышам. Районыбыз безгә олы казан җибәрде, мин күп итеп пешерәм дә азык-төлек белән егетләргә илтәбез. Районга рәхмәт инде, битараф түгелләр, һәр кирәк әйберне җибәреп торалар. Район хакимитятенә, яшьләр комитетына, район халкына ярдәмнәре өчен зур рәхмәт! – ди яугир.
“Война – войной, а обед по распорядку” дигән сүзләр хәтерегездәдер. Шаяру катыш әйтелгән булса да, бу сүзләрдә хаклык зур, чөнки ач кешенең хәле дә, кәефе дә юк. Шуңа күрә Эдуард һәм аның егетләре алларына куелган бурычны яхшы аңлый. Бер ташландык кафеда ул газ плитәсе таба, һәм җае чыкканда егетләрнең сугышчан рухын күтәрү өчен еш кына тәбикмәкләр, пирожкилар пешереп сыйлый. Берсендә хәтта тавык ботларын да ресторандагы кебек әзерләгән. Мондый мәлләрдә солдатлар өйләренә кайткан кебек була.
Яңа елда да Эдуард хезмәттәшләрен шашлык, люля-кебаб белән сыйлаган, хәтта шампан шәрабы да табылган. Егетләр тизрәк Җиңү яулансын, киләчәктә илләр тыныч булсын өчен тост күтәргән.
Сугыш сугыш инде. Ашарга пешерәсеңме, атасыңмы, граната ыргытасыңмы – биредә син хәрби. Эдуард та ике тәүлек саен каравылга баса, башкалар кебек аңардан да хәрби әзерлек, белем таләп ителә. Эдуард яшерми, чыннан да куркыныч булган чаклар була, андый чакта иң мөһиме – паникага бирелмәскә, ди.
Яугирләр үзләре төзегән блиндажларда яши. Эдуард сөйләвенчә, башта алар йортларда яшәгән, әмма блиндажларда хәвефсезрәк. Сугышчыларның яше төрлечә: яшьләр дә, өлкәннәр дә бар, барысы да биредә дус яши, чөнки биредә алар бер йодрык кебек. Ә инде сирәк кенә туры килгән ял минутларында Эдуард кубызда уйнарга өйрәнә, чөнки, нәкъ Твардовский әйткәнчә, “Сугышта җырларга урын юк дип кем әйткән?” Җыр егетләрнең кәефен күтәрә, алар һәркайсы үзенең туган ягын искә төшерә. Эдуард, кубыз тавышына кушылып, кояшлы Башкортстанын, якыннарын сагынып искә ала.
– Мин СВОда инде икенче кышны кышлыйм, былтыр кар аз иде, салкынлык 15 градуска җитсә, быел 22гә кадәр төште. Анда дымлылык югары, җил, шуңа күрә бездәгегә караганда суыграк тоела, – дип ул.
Әле “Грибник” икенче тапкыр отпускка кайткан.
– Өйгә кайткач та анда калган егетләр турында уйлыйсың, ничекләр микән, нәрсә ашыйлар, азыклары бармы, дип борчыласың, – ди Эдуард.
Яугир тыныч тормышны, эш киемен берәр вакыт хәрби формага алмаштырырмын дип беркайчан да уйламаган, әмма мобилизацияләнүенә үкенми, бу авыр елларда Ватанның яклауга мохтаҗ икәнлеген аңлый.
– Мин тыныч тормышта эретеп ябыштыру белән шөгыльләндем, сантехника, җылылык системасы, су белән тәэмин итү – болар минем эш юнәлеше иде. Соңрак гөмбәләр белән мавыктым, шампиньоннар үстердем. Эшебез алга китте. Әмма илебезне якларга кирәк мәл туды, һәм без биредә. Аллаһ боерса, бурычыбызны үтәп, туган якларга кире кайткач, барысына да өлгерербез, гөмбәсен дә үстерербез, егетләр белән тыныч тормышта бергә чәй өстәле артына җыелырбыз. Шулчак мин аларны тагын да шәбрәк итеп сыйлармын! – ди Эдуард.
Әйе, иң мөһиме – җиңү белән әйләнеп кайтсыннар, без аларның барысына да шуны телибез!
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.