+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
20 февраль 2024, 17:34

Башкортстан СВОда катнашучыларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә

Аларга 100 мең сум акча биреләчәк. Һәркайсынамы?

Башкортстан СВОда катнашучыларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керәБашкортстан СВОда катнашучыларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә
Башкортстан СВОда катнашучыларга яңа ярдәм чарасы гамәлгә керә
Башкортстанда 2023 елның 11 ноябреннән башлап махсус хәрби операция зонасында хәрби хезмәт үтү өчен Русия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегән мобилизацияләнгән гражданнарга100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособие түләү турында карар кабул ителде.

Әлеге төзәтмәләр Башкортстан Республикасы Башлыгы указына кертелде һәм төбәкнең рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Указ нигезендә, ул 2024 елның 19 февралендә үз көченә керде.

Фото: newsbash.ru

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас