«Башкортостан» киностудиясе режиссерлары Роман Пожидаев һәм Радик Килмәмәтов эшкә керешергә әзер.
Бүген алар Радий Хәбировның республика киноиндустриясе вәкилләре белән очрашуында Сибай концерт-театр берләшмәсе каршындагы «Сибай» халык биюләре ансамбле солисты Илнар Хатмуллин турында документаль фильм төшерү теләге турында сөйләде.
2022 елның 26 сентябреннән Илнар мобилизация буенча хәрби хезмәт үтә, СВОның алгы позицияләрендә була. Үлгәннән соң "Батырлык" һәм "Генерал Шәйморатов" орденнары белән бүләкләнә. Режиссерлар сүзләренчә, алар фильм өчен бай материал туплаган инде.
Геройның әнисе күп кенә архив фотоларын һәм видеоматериалларын тапшырган. Төшерү төркеме, шулай ук, Илнарның хезмәттәшләре белән интервью яздыру өчен махсус хәрби операция уздыру зонасына барырга планлаштыра.
Республика Башлыгы бу башлангычны хуплаган.
Фото: мк.ру