+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 февраль 2024, 08:25

“Абый — безнең ышанычлы терәк”

Туганнары “Али”ны җиңү белән көтә.

“Абый — безнең ышанычлы терәк”“Абый — безнең ышанычлы терәк”
“Абый — безнең ышанычлы терәк”

Махсус хәрби операция башлану белән байтак кырмыскалылылар Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкә басты. Шуларның берсе – Кәчевән авылы егете, Даян Мурзин исемендәге батальон яугире. Хәрби хезмәттәшләре аны “Али” дип йөртә.

Узган язда ул Русия Федерациясенең Оборона министрлыгы белән контракт төзи. Әзерлек үткәннән соң, сентябрьдә махсус хәрби операция зонасына юллана.
Әлеге вакытта “Али” алгы сызыкта көрәшә. Ләкин мөмкинлек булган саен, якыннары белән элемтәгә чыгып тора.
– 2002 елда без Чакмагыш районыннан Кәчевән авылына күченеп килдек. Әни мәрхүм булгач, абый безнең өчен ышанычлы һәм ныклы терәк булды. Без – өч сеңлесе – аның исән-имин кайтуын зур түземсезлек белән көтәбез. Ул мөмкин булганча элемтәгә чыгып тора. Аның тавышын ишетү, исән-сау булуын белү безнең өчен зур шатлык. Кулыбыздан телефонны төшермибез, шалтыратуын көтәбез, — ди сеңлесе.
Мәктәпне тәмамлагач, “Али” эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, аннары армия сафларында хезмәт итеп кайта. Оборона министрлыгы белән контракт төзегәнгә кадәр төзелеш кибетендә сатучы булып эшли.
“Али” һәм барлык яугирләрнең исән-имин, Җиңү яулап кайтуын телибез. Без сезне көтәбез!

Автор:Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас