Чарада Башкортстан Хөкүмәте әгъзалары, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, Кораллы Көчләр ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шәһәр халкы катнашты.
Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары башкарылганнан соң, тантанада катнашучылар яу кырларыннан әйләнеп кайтмаган Ватан сакчыларын бер минут тынлык белән искә алды.
Тантана тәмамлангач, Радий Хәбиров СВО яугирләре һәм аларның гаилә әгъзалары белән аралашты. Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика хәрбиләрнең ата-аналарына, хатыннарына һәм балаларына һәрьяклап ярдәм күрсәтәчәк.
- Сез - безнең таянычыбыз. Мин сезне чын күңелдән Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм, - диде Радий Хәбиров, СВО сугышчыларына мөрәҗәгать итеп. - Иң мөһиме - сез исән-сау әйләнеп кайтуыгыз. Ә без кулдан килгәнчә барыгызга да ярдәм итәчәкбез.
Фото: glavarb.ru