+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2024, 04:35

Гомере кыска булса да, исеме – мәңге йөрәктә!

“Без булмасак – кем?” дип яуга киткән Азамат Исламовны Коб-Покровкада авылдашлары бүген дә юксынып искә ала.

Гомере кыска булса да, исеме – мәңге йөрәктә!Гомере кыска булса да, исеме – мәңге йөрәктә!
Гомере кыска булса да, исеме – мәңге йөрәктә!

Украинада баручы махсус хәрби операциядә ил язмышы хәл ителә. Тоташ алганда, фронттан шактый ерактагы төбәкләргә дә куркыныч яный, мондый шартларда ил азатлыгы барысыннан да мөһимрәк. Алгы сызыкта дошманнарга каршы аяусыз көрәш алып баручы яугирләр, ни кызганыч, изге Җиңү хакына газиз гомерләрен дә корбан итә...

Ил азатлыгы өчен 21 яшендә һәлак булган Азамат яшәешнең мондый гаять катлаулы кануннары турында ныклап һәм төптән уйланырга да өлгермәгәндер. Хәзерге вакытта фронт өчен бик тә кирәкле саналучы окоп шәменең якты уты кебек, гомере, чынлап та, кыска була аның. Ул 2002 елның 4 мартында Благовар районының Коб-Покровка авылында туган, ә 2023 елның 22 апрелендә һәлак була.
Тарихта киң билгеле әлеге урыс авылында яшәүче татарларның күпчелеге бу якларга Чакмагыш районыннан күченеп килеп тормыш корган. Азаматның әти-әнисе Рамил Нәбирҗан улының һәм Әлфира Нәүфәл кызының хезмәт эшчәнлекләре район үзәгендәге “Благовар” кошчылык заводы белән бәйле була, алар биш балага гомер бирә. Авылда исә алар уңган һәм тырыш гаиләдә хезмәт сөеп үсүләре белән таныла.
Коб-Покровка мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, Азамат Языководагы авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжында бераз укып ала да кошчылык заводының Топоринка авылындагы малчылык фермасында эшли башлый. Ул арада Русия Кораллы Көчләренә чакырылу вакыты да җитә. Хәрби хезмәткә Екатеринбург шәһәренә җибәрәләр, бер елдан соң туган якларына әйләнеп тә кайта. Максатлары зурдан була егетнең – Языково авылының яңа бистәсендә йорт төзи башлый, гаилә корырга исәп тота. Ярәшкән кызы Диана – Благовар авылыннан, шулай ук кошчылык заводында эшли.
Менә шул рәвешле, изге ниятләр белән үзаллы тормыш башлап җибәрергә ялкынланып йөргәндә Украинада махсус хәрби операция башлана. Армиядә чыныгу үткән Азамат Исламов, төбәктә беренчеләрдән булып, 2022 елның октябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла.
– Тәүге мәлләрдә улым өчен бик тә борчылган идем, – дип искә ала Азаматның әнисе Әлфира Нәүфәл кызы. – Телефоннан көн дә диярлек сөйләшеп тордык. Частьлары Пенза тирәсендә хәрби әзерлек үтте, сугышка керергә дә өлгермәсләр, дошманны җиңеп, әйләнеп кайтыр, дип тынычландым.
Ә бит ананың теләге кабул була – үткән елның апрель башында яугир улы туган йортка кайтып төшмәсенме! Кыска вакытлы ял биргәннәр икән. Ике атнада Азамат туган ягында зур гына игелекле гамәлләр башкарырга өлгерә: иң беренче булып Диана Нәфис кызы белән гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерә, Языково авылы биләмәсе хакимияте һәм районның “Водоканал” оешмасы ярдәме белән төзелүче йортына су челтәре үткәрә. Якыннары белән очрашудан күңеле тынычланган яугир 15 апрельдә янә хәрби хезмәт урынына юллана. Фаҗигане кем фаразласын – уйлап та карамаган җирдән 22 апрельдә Украина нацистлары белән алышта батырларча һәлак була.
Хәрби бурычына тугры калган яугирне соңгы юлга Коб-Покровка авылында узган елның 7 июнендә озаттылар. Матәм митингында рәсми вәкилләрдән Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев, Благовар районы хакимияте башлыгы Марат Йосыпов, Бүздәк һәм Благовар районнары хәрби комиссары Вадим Гомәров, яугирнең туганнары, авылдашлары катнашты. СВОда күрсәткән каһарманлык үрнәкләре һәм Ватан алдында хәрби хезмәтләре өчен Азамат Исламов “Батырлык өчен” һәм “Генерал Миңнегали Шәйморатов” орденнары белән (үлгәннән соң) бүләкләнде.
Туган авылында батыр яугирне яу кырында үзен аямаган сугышчы буларак та, киң күңелле, ярдәмчел авылдаш сыйфатында да хәтерлиләр. Җәмәгате Диана ике яше дә тулмаган уллары Сәет белән яңа йортта гомер кичерә. Азаматның әти-әнисе – киленнәрен, туганнары Әмир, Аделина һәм Азалия җиңгәчәләрен ярдәменнән ташламый, даими рәвештә аралашып яшиләр.
Бу җәһәттән шуны да билгеләп үтик: Исламовларның иң өлкән уллары Артур хәзерге вакытта СВОда контракт буенча хезмәт итә. Әйткәндәй, яугир энесе Азаматны соңгы юлга озатырга да кайтып җиткән иде. Без аның сугыштан исән-имин, җиңү яулап кайтуын көтәбез!
Благовар төбәген батырлыгы белән таныткан Азамат Исламовны авылдашлары олы хөрмәт белән искә ала. Үткән елның 26 сентябрендә ул укыган Коб-Покровка мәктәбендә СВО яугиренең якты истәлегенә тактаташ ачылды. Батырлыгы белән ул халык күңелендә калачак.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Благовар районы.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас