“Ни өчен Ишембай “Солтан”ы, дип сорарсыз. Чөнки ул Ишембай районының Иске Сәет авылыннан. “Солтан” – якташларының, шулай ук 31нче “Башкортостан” полкының Советлар Союзы Герое Таһир Кусимов исемендәге 3нче батальоны горурлыгы.
“Солтан” үзе картәтисе белән горурлана, ул, меңләгән башка иптәшләре кебек үк, 1941 елда Ватанны фашизмнан яклау өчен фронтка киткән, Донецк юнәлешендә сугышкан, анда батырларча һәлак булган. Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операция турында игълан иткәч, “Солтан”, озак та уйлап тормыйча, контрактка кул куйган һәм бүген нәкъ менә аның картәтисе Украинаны фашистлардан азат иткән урында хәрби хезмәт башкара. Картәтисенең исеме Солтан булган, һәм оныгы горурлык белән бүген аның исемен позывной итеп алган.
Кешеләрдә минем яраткан сыйфатым – эчкерсезлек, шуңа күрә сезнең белән эчкерсез булырга тырышырмын, һәм минем “Солтан” позывнойлы командирым турында үз фикерләрем, күзәтүләрем, ачышларым белән уртаклашасым килә. Аңлашыла торган сәбәпләр аркасында аның исемен һәм фамилиясен яза алмыйм.
“Солтан” җитәкчелегендә мин махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә башладым. Бүген “Солтан” медвзвод белән командалык итә, ә хәзер инде полк командованиесе ярдәме белән штурмнан соң яраланганнарны гомум эвакуацияләү белән дә җитәкчелек итә.
Үткән елның сентябрендә мине ашыгыч ярдәм шоферы-санитары итеп билгеләделәр. Алты ай эчендә “Солтан” һәм медвзвод сугышчылары белән без юлсыз җирдә 15500 чакрым юл үттек. “Солтан” – тәвәккәл, таләпчән, төпле фикерле, гадәти булмаган, ә кирәк булганда – хезмәт һәм дисциплинага карата каты кеше.
“Физрук” позывнойлы яраланган кешене беренче тапкыр эвакуацияләвемне хәтерлим. Сугышчы аңсыз хәлдә һәм аны тиз арада госпитальгә алып барырга кирәк иде. Миндә санитар машиналары йөртү тәҗрибәсе юк, шуңа күрә начар юлда сак йөрергә тырыштым. Ә “Солтан” бу вакытта яугирне комадан чыгару өчен үзенең барлык профессиональ табиб сыйфатларын куллана иде. Мин акрын гына барам, шуңа “Солтан”ның ачуы килә, ә бит бу вакытны югалтуга һәм иң куркынычы – сугышчының йөрәге туктауга китерергә мөмкин иде. Шулвакыт ул бердәнбер дөрес карар кабул итте – мине машина белән идарә итүдән читләштерде. “Солтан”ның руль артына үзе утырып, зур тизлектә һәм авыруга зыян китермичә госпитальгә алып бару карары сугышчының гомерен коткарды. “Солтан”ның характер ныклыгы һәм тәвәккәллеге “Физрук”ны коткаруда зур әһәмияткә ия булды. Ә мин аннан үрнәк алуымны һәм начар юлда тиз йөрергә өйрәнүемне дәвам иттем.
Төнге каравылда торуымның берсендә мин “Солтан”нан тагын бер сабак алдым. Төнге сәгать өчтә ул, блиндаждан күренмичә чыгып, территорияне урап үтеп, минем янга арттан шулкадәр шым гына килеп баскан, мин аны бөтенләй күрмәдем. Һәм ул: “Беттең, “Әсән”, син юк ителдең һәм синең белән бергә – бөтен взвод. Болай итеп каравылда тормыйлар!” – диде.
“Солтан” – таләпчән командир. Машинамда барганда чит әйберләргә һәм банкаларга тәгәрмәчләр белән менүемне тәнкыйтьли иде, чөнки аларга шартлаткыч тутырылган булуы ихтимал. Мондый хәлләргә мин соңыннан хәрби сводка белән танышкач инандым. Командир һәрвакыт уңга-сулга карауны һәм игътибарлырак булуны таләп итә, чөнки фаҗигаләр нәкъ менә шундый игътибарсыз булган чакларда теркәлә. Шуңа да “Солтан” безне һәрвакыт кисәтә һәм саклап-хәстәрләп йөртә. Бу да командирыбызның уңай сыйфатларының берсе.
Декабрьдә һөҗүмнән соң безнең күз алдында яраланган сугышчы аңын югалтты һәм аны югалтабыз кебек иде, әмма санаулы секундлар эчендә “Солтан” сугышчыны аңына кайтара алды. Һәм мондый очраклар, Аллаһка шөкер, күп.
“Солтан” җитәкчелегендә безнең медвзвод лаеклы хезмәт итә. Дуслар, сездә “Солтан” хезмәттән тыш, буш минутларда һәм көнкүрештә ниндирәк кеше?” дигән сорау туарга мөмкин. Бу хакта да язам.
Күптән түгел мин “Солтан”га курай бүләк иттем, һәм ул безгә рәхәтләнеп башкорт көен уйнады. Әгәр дә ул яхшы кәефтә булса, матур эстрада җырын да көйләп җибәрә ала. Озакка сузылган юлда чакта без теләсә нинди темаларга сөйләшә алабыз һәм хезмәт мәсьәләләре турында фикер алышабыз. Шәхсән миңа башта аның холкын аңлау һәм кабул итү җиңел булмады. Ләкин вакыт һәм сабырлык барысын да урынына куйды.
Мин медвзвод сугышчылары белән горурланам. Һәм иң мөһиме – командирны көннән-көн ныграк аңлыйм һәм максималь файда китерәм. “Солтан” куйган хәрби бурычларны үтәүне дәвам итәм. “Солтан” хәзер инде 3нче батальон һәм “Башкортостан” полкы сугышчылары арасында гына түгел, ә күрше полклар арасында да зур абруйлы.
Дуслар, мин хәрби иптәшләремнең күп кенә батырлыкларын искә төшерә алам. Бу минем соңгы хатым булмас дип өметләнәм, ә бүгенгә йомгаклау алдыннан “Солтан”ның хәрби бурычына тугрылык һәм характерын күрсәтүче тагын бер мөһим мизгелне искә төшерәсем килә.
Узган елның декабре уртасында 150 кешелек төркем отпускка әзерләнә, алар арасында “Солтан” да бар иде. Һәм, Башкортстанга озатылырга берничә сәгать кала, штурмнан соң яраланганнарны гомум эвакуацияләү башланды. Рюкзагын җиргә ташлап, “Солтан” медвзвод белән яраланган сугышчыларны коткаруга кереште. Алар арасында төрле полклардан һәм төрле дәрәҗәдә яраланган сугышчылар бар иде. Начар юлда барышлый ук беренче медицина ярдәмен күрсәтү бик авыр һәм кайвакыт мөмкин дә түгел кебек тоела, тик “Солтан” һәм аның взводы өчен түгел. Эвакуация вакытында да алар үзләренең табиблык бурычын намус белән үтәде, һәм барлык сугышчылар да бүген исән һәм дәвалану ала. Ә ялга “Солтан” барыбер кайтып килде...
Башкортстан, алга! Башкортстан Башлыгының якташлары, шул исәптән “Солтан” да, безнең белән бер сафта булуы шатлыклы. Җиңү безнең якта булачак!
Санитар-водитель “Әсән”.
(Махсус “Кызыл таң” өчен).