+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 февраль 2024, 05:21

Фронт дуслыкны тагы да ныгыта!

Махсус хәрби операция зонасында “Али” позывнойлы сугышчы сыйныфташын очраткан.

Фронт дуслыкны тагы да ныгыта!Фронт дуслыкны тагы да ныгыта!
Фронт дуслыкны тагы да ныгыта!

Күптән түгел “Али” штурм вакытында каты яралана. Госпитальдә егет берничә ел күрмәгән сыйныфташы белән очраша. “Али” аның белән бер парта артында утырып укыган, әмма мәктәптән соң егетләрнең юллары аерылган.


– 5-10 елга бер тапкыр очраклы күрешә идек. Аның безнең полкның башка батальоны составында хезмәт итүен узган елның декабрендә белдем. Телефон номерларын алмаштык, бер-беребезгә хәбәрләр җибәрдек. Ләкин миңа телефонымны һәм сим-картамны үзгәртергә туры килде. Нәтиҗәдә, аның белән элемтә өзелде. Бервакыт дәваханә коридорында үз исемем белән атап, мине бер сугышчы чакырды. Дөресен генә әйткәндә, бераз аптырашта калдым, чөнки күптән үз исемем белән дәшкәннәре булмады, фронтта бары тик позывнойлар гына яңгырый.


Сыйныфташлар кочаклашып күрешкән. Аларны бер урыннан эвакуацияләгәннәр һәм бер машинада алып киткәннәр. “Али” – сапер, дошманның мина кырларын зарарсызландырганда яраланган. Сыйныфташлар госпитальдә дүрт тәүлекне бергә үткәргән.
– Без инде дәваханәдән чыктык һәм һәрберебез үз подразделениесенә кайтты. Очрашырга һәм сөйләшергә мөмкинлек таба алырбыз дип өметләнәм. Тиздән бергәләп Җиңү белән кайтырбыз, дип өметләнәм, – диде “Али”.

Ример НАСРЕТДИНОВ.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас