+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
29 февраль 2024, 10:00

"Без үз юлыбызны үзебез генә билгеләячәкбез..."

Әлеге минутларда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.

"Без үз юлыбызны үзебез генә билгеләячәкбез...""Без үз юлыбызны үзебез генә билгеләячәкбез..."
"Без үз юлыбызны үзебез генә билгеләячәкбез..."
Президент беренче сүзләреннән үк аеруча игътибарны махсус хәрби операциягә юнәлтте.

- Без сезнең белән иң катлаулы мәсьәләләрне хәл итә, теләсә нинди катлаулы сынауларга җавап бирә алуыбызны исбатладык инде. Без халыкара террорчылыкның агрессиясен кире кактык, илнең бердәмлеген сакладык, кардәшләребезнең Русия белән бергә булу ихтыярын хупладык.

Күптән түгел без җәмгыять эчендә дә теләктәшлекне ныгыттык. Ил суверенитеты өчен бүгенге гадел көрәштә безнең гражданнарыбыз хәлиткеч роль уйный. Бу русиялеләрнең күпчелеге тарафыннан хупланган махсус хәрби операциядә күренә.

Производстволарда өч сменада эшлиләр: фронтка күпме кирәк - барысы да эшләнә. Бөтен икътисад сыгылмалылык һәм тотрыклылык күрсәтте. Эшкуарларга, инженерларга, эшчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт әйтәсем килә. Кешеләр фронтка хатлар һәм әйберләр, маскировка челтәрләре җибәрә, үзләренең күп булмаган акчаларын күчерәләр. Мондый ярдәм бик кыйммәтле. Бу - һәркемнең гомум җиңүгә керткән өлеше.

Безнең геройлар алгы сызыкта, окопларда, иң авыр урыннарда илнең якты киләчәге өчен көрәшә. Иҗтимагый берләшмәләрнең эшен билгеләп үтәсем килә. Барлык хакимият органнарыннан алга таба да хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү өчен барысын да эшләвен сорыйм. Дәүләт мәнфәгатьләрен яклауда берләшкән өчен парламент партияләренә рәхмәтлемен. Без демократия институтларын алга таба да үстерәчәкбез.

Без барыбыз да- Русия гражданнары, үзебез һәм үзебез генә, дөньяга карашыбыздан чыгып, үз юлыбызны билгеләячәкбез. Суверенитетны саклау, ныгыту бүген барлык юнәлешләр буенча бара. Беренче чиратта фронтта. Бүген Ватанны саклаучыларга рәхмәт. Бөтен халык сезнең батырлыгыгызга соклана, һәлак булганнар өчен кайгыра, геройларыбызны хөрмәтли.
(Шул уңайдан Президент һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алуны сорады).

Шулай ук, Владимир Путин хәрби корал темасына аерым тукталды.

- Сугышта инде гипертавышлы удар комплекс кулланыла, аның турында 2018 елгы Юлламада сүз дә булмады. Әмма бу система да инде сафта. "Буревестник" һәм "Посейдон" су асты пилотсыз аппаратын сынаулар тәмамлана. Гаскәрләргә "Сармат" ракеталары куелды, без аларны тиздән хәрби дежурлыкта күрсәтәчәкбез, - диде Президент.

Фото: "Башинформ" агентлыгы.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас