+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Игелекле эш башкарабыз”

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыручы Бакалы районы халкы шулай ди.

“Игелекле эш башкарабыз”
“Игелекле эш башкарабыз”

Мобилизация башланганнан бирле Бакалы районында махсус хәрби операциядә катнашучыларга актив ярдәм оештыручы М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы бүгенге көнгә кадәр темп­ларны төшерми, фронттагылар өчен гуманитар йөкләр туплауны дәвам итә. Анда Нина Ивановна Дырнаева җитәкчелегендә кирәкле әйберләр җыю даими рәвештә бара, исемле посылкалар формалаштырыла. Район хакимияте, предприятиеләр һәм оешмалар, бизнес вәкилләре һәм барлык битараф булмаган кешеләр зур ярдәм күрсәтә. “Безнең солдатларга ярдәмнең мөһимлеген аңлап һәркем үз өлешен кертә ала. Бу очракта ярдәмне “күп” яки “аз” дип бүлү юк. “Теләсә нинди сумманы да реаль ярдәмгә әйләндерергә мөмкин. Чөнки якташ-яугирләргә булышып, без, беренче чиратта, игелекле эш башкарабыз. Без, үз чиратыбызда, җиңү өчен барысын да эшләрбез. Иң мөһиме: махсус хәрби операциядә булган егетләребез җиңү яулап, исән-сау өйләренә кайтсын. Монда аларны әти-әниләре, тормыш иптәшләре, балалары көтә”, – ди волонтерлар.

Күптән түгел чираттагы гуманитар йөк төягән машиналар махсус хәрби операция зонасына озатылды. Яугирләргә башлыча азык-төлек, җылы кием-салым, медикаментлар, шәхси гигиена әйберләре, кер юу машиналары, мичләр, генераторлар, төзелеш материаллары, исемле посылкалар, УАЗ автомобиле җибәрелде. Әйтергә кирәк, бу соңгы вакытта якташларга җибәрелгән җиденче берәмлек техника. Гуманитар ярдәмне район хакимияте башлыгы Олег Ефимов, Сугыш, хезмәт һәм хокук саклау органнары ветераннары советы рәисе Тимергали Әсәдуллин, Ахман авыл хакимияте башлыгы Разиф Зәйнуков озата барды. Машина йөртүчеләр Илсур Мәҗитов, Фәнил Зәйнетдинов, Валерий Топорков, шактый юл үтеп, гуманитар ярдәмне тиешле урынга имин китереп җиткерделәр.
“Алгы сызыктагы егетләр – безнең заман геройлары. Нәкъ менә алар бүген Русия язмышын, аның киләчәген хәл итә. Якташларыбызга, антларына тугры калып, ил язмышы хәл ителгәндә кыю карар кабул иткәннәргә, хәрби бурычларны батырлык белән башкарганнарга чиксез рәхмәт! Безнең районнан йөзләрчә каһарман Ватан мәнфәгатьләрен яклап, сафка басты. Алар гаиләлә­рендә лаеклы патриотик тәрбия алган. Батыр сугышчылар тәрбияләгән ата-аналар алдында баш иябез.
Без җиңү өчен эшләргә, моңа бөтен көчебезне һәм ресурсларыбызны юнәлтергә тиеш. Бакалы районы республика, ил белән берлектә махсус хәрби операция бурычларын хәл итүдә актив катнаша. Малтабарларга, хезмәт коллективларына, иҗтимагый оешмаларга, гуманитар конвойлар әзерләүдә актив катнашкан, махсус хәрби операциядәгеләргә һәрьяклап ярдәм күрсәткән районның битараф булмаган кешеләренә рәхмәт. Битараф булмаган кешеләр – ышанычлы тыл ул. Без алга таба да сугышчыларга ярдәм итәчәкбез”, – диде Бакалы районы хакимияте башлыгы Олег Ефимов.
Бакалылылар махсус хәрби операция зонасына барлыгы 14 гумконвой җыйды һәм җибәрде, шул исәптән автомашиналар, тепловизорлар, бензогенераторлар, рация һәм алгы сызыктагы сугышчыларыбызга кирәкле башка күп әйберләр. Гомумән, һәр партия гуманитар ярдәм яугирләр заявкасы буенча әзерләнә. Мондый игелекле эштән мәдәният хезмәткәрләре дә читтә калмый: барлык торак пункт­ларда яшәүчеләр белән берләшеп, маскировка челтәрләре үреп, блиндаж шәмнәре ясыйлар, тушенка пешерәләр, токмач кисәләр, хәйрия концертлары оештыралар, үсеп килүче буынны гомум эшкә җәлеп итәләр.
Хәбәр ителүенчә, Русия Президенты Владимир Путин махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү фондын гамәлгә куйды. “Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына лаеклы тормыш һәм актив эшчәнлек тәэмин итә торган шартлар тудыру максатында, “Ватанны саклаучылар” дип аталган дәүләт фондын булдыруны максатка ярашлы дип саныйм”, – диелә документта.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларын раслады. Ул 30дан артык ярдәм чарасын үз эченә ала.
Бу уңайдан Бакалы районында да, гаиләләргә матди ярдәмне дә кертеп, күләмле эшләр башкарыла. Мәсәлән, “Геройлар гаиләсе” социаль проекты кысаларында “Безнең заман” яшьләр үзәге базасында махсус хәрби операциядә катнашучыларның әниләре, хатыннары һәм балалары чакырылган чара узды. Чара махсус хәрби операциядә катнашучылар гаиләләрендә психологик мохитне яхшыртуга, бер-берсенә ярдәм итүгә юнәлтелгән иде. Катнашучылар өчен Гөлнара Нәҗипова җитәкчелегендә мастер-класслар белән ике мәйданчык оештырылды. Социаль координатор Анжела Алчинова гаиләләр белән аралашты, һәм “Ватанны саклаучылар” фонды эшчәнлеге, аңа мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган мәсьәләләр турында белдерде. Әниләре белән килгән балалар өчен Илмира Ташева кызыклы танып белү һәм күңел ачу программасын әзерләгән иде. Балалар өстәл уеннарында, конкурсларда катнашты.
Гомумән, яугирләргә ярдәм итү теләге йөзләрчә кешене берләштерде. Хезмәт коллективлары да, үзмәшгульләр дә, яшьләр дә, пенсионерлар да, хәтта балалар да үз өлешен кертә.

Идрис СӘЕТГАЛИЕВ,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Бакалы районы.

 

 

Автор:Идрис Саитгалеев
Читайте нас: