– Энҗе Кәбир кызы! Сез СВОга гуманитар ярдәм күрсәтүне оештыручыларның тәүгеләре исәбендә. Аның кайбер төрләрен, әйтик, “солдат токмачы” кисүне, маскировка челтәрләре үрүне Бәләбәй, Туймазы, Ярмәкәй районнарында башлап җибәрделәр, дип беләбез. Сез бу эшкә ничек кушылып киттегез?
– Бу хакта сүзне лирикадан башлыйк әле. Без мәктәптә укыганда, чирек тәмамланганда һәр сыйныф нинди дә булса бер сәхнә күренеше әзерли иде. Безнең сыйныф Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар бергә җыелып фронттагыларга бияләй-оекбашлар бәйләве, хатлар язуы турындагы күренешне күрсәтте. Ул вакытта залда шушы вакыйгаларның тере шаһитлары, прототиплары да бар иде. Тыл эшчәннәренең күңелләре тулып, елап алганнары да хәтердә. Безнең өчен дә тетрәндергеч булды ул вакыйга. Кем уйлаган, берничә дистә елдан соң сыйныф җитәкчебез белән шул вакыйларны сәхнәдә түгел, ә чынбарлыкта күрербез, алгы сызыктагы егетләргә махсус челтәрләр үргәндә очрашырбыз дип...
Дөрес, ике ел элек башланган вакыйгалар безгә артык хисләнеп торырга вакыт калдырмады. Хәрби өйрәнүләргә юлланган егетләргә андагы шартларга җайлашырга кирәк иде. Аларның күбесе җиңел генә рюкзак белән юлга чыккан иде бит. Беренче эш итеп, районда “СВОдагылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм” оператив штабы оештырдык, егетләрнең ата-аналары, гаиләләре белән элемтә булдырдык. Аларны ватцаптагы махсус төркемгә тупладык. Яугирләрнең теләкләрен барлагач, хәйриячеләрдән акча җыю, посылкалар туплау башланды. Халыктан акча җыю – аеруча җаваплы. Шушы еллар эчендә 5 миллион сумнан артык акча җыеп, аның һәр тиенен максатлы кулландык һәм халык алдында хисап тоттык.
– Халык дигәннән... Бу эшне өстән кушкан өчен генә оештыру авыр булыр иде, халыкның бердәмлеге искиткеч зур көчкә ия, шулай бит?
– Чыннан да, шулай. “Халык дипломатиясе”, “халык радиосы” да эшкә кереште. Әйтик, кемдер ниндидер файдалы гамәл турында ишетеп кала да, аны өйрәнеп, тормышка ашыру юлларын тәкъдим итә. Маскировка челтәрләре белән дә шулай булды. Бу хактагы хәбәрне Бәләбәй районы чатында күреп калдык та, тиз арада без дә эшкә кушылырга булдык. Моның өчен анда махсус “Ярмәкәй десанты”н оештырдык. Берничә хатын-кыз барып, эшне өйрәнеп, беррәттән аларга да ярдәмләшеп кайттык. Соңрак алар үзләре дә килеп, безгә осталык дәресләре күрсәтте. Оста куллы абыйларыбыз – полиция ветераннары үз исәбенә станоклар эшләп бирде. Аның беренчесен Тарказы авылына куйдык. Хәзер бу эш, шулай ук, 8 март, Суккул, Түбән Олыелга, Әбделкәрим, Күпчәнәй Иске Сүлле һәм, әлбәттә, Ярмәкәй авылларында яхшы оештырылган.
Район үзәгендә “Сәламәтлек” дигән хатын-кызлар төркеме бар. Ул пенсия яшендәге апаларны берләштерә. Алар эшнең бик күп өлешен үзләренә алды, сафларына район хатын-кызларын да җәлеп итте. Шулай итеп, кем тасмалар кисә, кем челтәрнең читен, кем уртасын үрә дигәндәй... Шул рәвешле без 900дән артык маскировка челтәре үрдек, бу инде, гомумән, 15-16 мең квадрат метр зурлыктагы саклану чарасы дигән сүз. Алар “Башкортостан”, Даян Мурзин, Иван Достовалов исемендәге батальоннарга китә. Егетләр бик канәгать, баксаң, безнең маскировкалау челтәрләре аеруча ныклы икән. Хәзер инде, аларның соравы буенча маскировка халатлары да җитештерә башладык.
– Белүебезчә, Ярмәкәй районыннан берничә егет медицина роталарында хезмәт итә һәм сез аларның заказы буенча да кирәк-яраклар җитештерә башлагансыз.
– Әйе, алар медицина косынкалары тегүебезне сорады. Моның өчен Тарказы авылында хатын-кызлар бу тәҗрибәне өйрәнде. Приютово поселогы волонтерлары, интернеттагы махсус сайтлар ярдәмгә килде. Өчпочмак формасындагы медицина косынкалары госпитальләрдә, бигрәк тә алгы сызыкта яраланган солдатларга беренче ярдәм күрсәтү өчен бик кирәк икән. Хәзер инде 8 март, Спартак авыллары хатын-кызлары да бу эшкә актив кушылды. Әлегә 800дән артык косынка тегелде. Шулай ук, әлеге роталарга һәм Севастополь шәһәрендәге госпитальгә дарулар, башка медицина кирәк-ярагы туплап, эчке киемнәр тегеп озатылды.
Шунысы мөһим, бу эшләрдә бөтен район халкы, предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар бер йодрыкка укмашты. Махсус операциядә катнашучылар өчен республиканың логистик үзәге аша “Миңнеәхмәтов” крестьян-фермер хуҗалыгы, “Агрогрейд”, “Башкирские злаки”, “Крупица” җәмгыятьләре аларга 27 центнер ярма озатты. Күптән түгел фермерыбыз Венер Ахунҗанов егетләргә арбалы ат һәм тушенка ясау өчен 90 килограмм ит бирде. “Төньяк Нива Башкортостан” җәмгыяте биргән иттән “Шават” авыл-хуҗалыгы предприятисендә махсус технология буенча ит ризыгы әзерләделәр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре ике “УАЗ” автомобиле җибәрде. Бүген дә такталар, рабица һәм башка төзелеш материаллары, тепловизорлар, генераторлар, пычкылар һәм башка кирәк-ярак озатылып тора. Барлыгы 16 олау солдатларыбызга илтеп тапшырылды. Аларны Бәләбәй, Уфа, Туймазы волонтёрлары белән берлектә озатабыз. Район хакимияте башлыгы Илшат Райманов җитәкчелегендә берничә олау Запорожье юнәлешенә илтелде.
– Сугыш – ирләр эше диләр, әмма бүген тыныч тормышта яшәп тә, ерактагы яугирләребезгә иң кирәкле ярдәмне гүзәл затларыбыз оештыра, дисәк, ялгыш булмас. Сез Ярмәкәй районының Хатын-кызлар советы рәисе дә. Язның иң беренче – 8 март бәйрәме алдыннан алар хакында ниләр әйтер, нинди теләкләр юллар идегез?
– Чыннан да, бөтен республикада, шул исәптән безнең районда да хатын-кызлар дәррәү булып файдалы эш акцияләренә кушыла. Без аны җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләүдән башладык. Аннары республикада беренчеләрдән булып егетләргә тукмач кисеп озатуны оештырдык. Тушенкалар, окоп шәмнәре... Саный китсәң, бик күп алар. Хәзер егетләр бездән парафинлы шырпылар сорады. Ул алгы сызыкта бик кирәк икән. Анысын да булдырабыз! Тарказы авылы кызлары аның беренче партиясен эшләп җибәрде дә инде.
Гүзәл затларыбызга шуны әйтәсем килә, зур рәхмәт сезгә, кызлар! Без – дөрес юлда, кылган барлык гамәлләребез дә файдага. Моны кыска вакытлы ялга кайткан егетләребез дә раслый, ә бу безгә яңа эшләргә көч бирә. Шуңа күрә арытаба да бердәм булыйк, җиңү ерак түгел һәм ул, һичшиксез, безнеке булачак.
– Ерак араларны якын итеп килеп, фәһемле әңгәмә корганыгыз өчен рәхмәт Сезгә, Энҗе Кәбир кызы. Сез югарыда санап киткән барлык эшләр дә ил тарихы сәхифәләренә язылачак. Бу сөйләшү дә, еллар узгач, ул чорда халык ничек яшәгән, нинди эшләр башкарган, нинди хисләр кичергән икән, дип кызыксынучыларга бер юл күрсәткеч булыр. Җиңүне дә бергә каршыларга булсын!
Резида ВӘЛИТОВА әңгәмәләште.
(Әңгәмәнең видеовариантын kiziltan.ru сайтында, социаль челтәрләрдә карагыз).