+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

СВОда катнашучыларга газ кертүгә ташлама биреләчәк

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында йорт хуҗалыкларын ташламалы догазификацияләү параметрларын киңәйтү мәсьәләсе тикшерелде. Анда ташлама алучы категориягә махсус хәрби операциядә катнашучыларны кертү мәсьәләсе дә каралды.

СВОда катнашучыларга газ кертүгә ташлама биреләчәк
СВОда катнашучыларга газ кертүгә ташлама биреләчәк
- Башкортстанда шәхси торак корылмаларны газлаштыру буенча эшләрне субсидияләү һәм гражданнарның ташламалы категорияләре өчен газ җиһазлары сатып алу механизмнары эшли. Узган елда мондый чараларны гамәлгә ашыру өчен бюджеттан 56 млн сумнан артык акча каралды. Шул ук вакытта кешеләрдән 652 гариза килгән. Газлаштыру процессын оптимальләштерү өчен субсидия бирүнең гамәлдәге тәртибенә үзгәрешләр кертеләчәк, - дип ассызыклады Андрей Назаров.

Тулырак мәгълүматны Башкортстанның төзелеш һәм архитектура министры вазыйфасын башкаручы Владислав Сидоркин бирде. Ул искәрткәнчә, төбәктә субсидия алу хокукына Башкортстан территориясендә урнашкан, килешү төзегән һәм гражданнарның билгеле бер категориясенә караган йорт хуҗалыклары ия.

- Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура министрлыгы гамәлдәге тәртипкә үзгәрешләр кертү башлангычы белән чыкты, алар субсидияләргә дәгъва итүчеләр даирәсен киңәйтә. Бу категориягә газлаштыру хокукын махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары, шулай ук беренче группа инвалидлар һәм инвалид балаларны караучы кешеләр алачак. Шулай ук сатып алу һәм урнаштыру чыгымнары субсидия акчалары хисабына компенсацияләнә ала торган газ кулланучы җиһазлар исемлеге дә бар, – дип ассызыклады Владислав Сидоркин.

Киңәшмә ахырында Андрей Назаров карар проектын хупларга тәкъдим итте һәм министрлыкка социаль догазификация программасын шартсыз гамәлгә ашыруны тәэмин итәргә кушты.

Фото: Башкорстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: