+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Иң мөһим бурычыгыз – Җиңү белән исән-сау гаиләләрегезгә кайтыгыз..."

“Уфа-Арена” боз сарае алдындагы мәйданнан хәрбиләрне кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына озату тантанасы узды.

"Иң мөһим бурычыгыз – Җиңү белән исән-сау гаиләләрегезгә кайтыгыз..."
"Иң мөһим бурычыгыз – Җиңү белән исән-сау гаиләләрегезгә кайтыгыз..."
Биредәге мәйданга яугирләрнең туганнары һәм якыннары җыелды, шулай ук сугышчыларны озату өчен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов килде.

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның чиксез хөрмәт белдерүен һәм хәерле юл теләкләрен кабул итегез. Бүген без сезне гаиләләрегез, бөтен республика белән кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына озатабыз. Бөтен республика, ил сезнең белән горурлана. Сез ил Президенты Владимир Путин куйган бурычларны лаеклы үтисез һәм безнең өчен горурлык үрнәге булып торасыз. Күптән түгел, Президент үз Юлламасында СВОда катнашучылар, ветераннар җәмгыятьтә иң алдынгы һөнәрләргә ия булырга тиеш, дип белдерде. Шул ук вакытта сезгә илнең алдынгы югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге ачыла. Без сезгә бар яклап та ярдәм итәчәкбез.

Бүген сезнең иң мөһим бурычыгыз – Җиңү белән исән-сау гаиләләрегезгә кайту. Моның өчен без дә кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Республикадан атна саен гуманитар конвой китеп тора. Сезнең командирлар сораган әйберләрне җибәрәбез. Республика ягыннан барлык хакимият органнары сезгә, гаиләләрегезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, шуңа күрә туганнарыгыз өчен борчылмагыз, – диде Ирек Сәгыйтов.

Фото: Ример Насретдинов.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: