+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Иң мөһим бурычыгыз – Җиңү белән исән-сау гаиләләрегезгә кайтыгыз..."

Кичә махсус хәрби операция уздыру зонасына тагын бер төркем хәрбиләр китте.

Сугышчыларны ике атналык ялдан соң Уфада «Уфа-Арена» мәйданыннан озаттылар. Батыр-якташларыбызны хәрби хезмәт урыннарына «Башавтотранс» автобуслары алып бара. Автобуслар бу максатлар өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча бүлеп бирелде.

Биредәге мәйданга яугирләрнең туганнары һәм якыннары җыелды, шулай ук сугышчыларны озату өчен Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов килде.

 

– Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның чиксез хөрмәт белдерүен һәм хәерле юл теләкләрен кабул итегез. Бүген без сезне гаиләләрегез, бөтен республика белән кыска вакытлы ялдан соң махсус хәрби операция зонасына озатабыз. Бөтен республика, ил сезнең белән горурлана. Сез ил Президенты Владимир Путин куйган бурычларны лаеклы үтисез һәм безнең өчен горурлык үрнәге булып торасыз. Күптән түгел Президент үз Юлламасында СВОда катнашучылар, ветераннар җәмгыятьтә иң алдынгы һөнәрләргә ия булырга тиеш, дип белдерде. Шул ук вакытта сезгә илнең алдынгы югары уку йортларында белем алу мөмкинлеге ачыла. Без сезгә бар яклап та ярдәм итәчәкбез.

Бүген сезнең иң мөһим бурычыгыз – Җиңү белән исән-сау гаиләләрегезгә кайту. Моның өчен без дә кулдан килгәннең барысын да эшлибез. Республикадан атна саен гуманитар конвой китеп тора. Сезнең командирлар сораган әйберләрне җибәрәбез. Республика ягыннан барлык хакимият органнары сезгә, гаиләләрегезгә ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәк, шуңа күрә туганнарыгыз өчен борчылмагыз, – диде Ирек Сәгыйтов.

Сугышчылар алгы сызыкта авыр булуын, әмма дөреслек өчен көрәшүен белдерде.

– Без мобилизациядән курыкмадык, хезмәт итәбез, Русия мәнфәгатьләрен яклыйбыз. Илебез язмышына битараф булмаган һәркем безнең сафларга кушылыгыз. Изге яудан читтә калмагыз, – диде сугышчыларның берсе.

- Тормыш иптәшемне алгы сызыкка җибәрү җиңел булмады. Әмма без аның карарын хупладык. Аның дөреслек өчен көрәшкәнең аңлап торабыз. Республика җитәкчелегенә күрсәткән ярдәм өчен зур рәхмәт белдерәсем килә. Нәрсә кирәк булса, барысын да эшлиләр, - диде сугышчының тормыш иптәше.

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
1) Хәрби комиссариатка. Аларның исемлеген сылтама буенча карарга мөмкин;
2) Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урам, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
3) Министрлыкның рәсми сайтында шәхси кабинет аша;
4) “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле яисә контрактчы булу” элект¬рон сервисы ярдәмендә;
5) Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер — 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: