+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Солдатларга өй сые озатылды!

Бөтен ил халкы махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү өчен берләшә.

Солдатларга өй сые озатылды!
Солдатларга өй сые озатылды!

Мәсәлән, Нефтекама шәһәренең мәктәп ашханәләрендә туклануны оештыручы "Умурбаева З.Ф." кече предприятиесе сугышчылар өчен зонага милли ашлар җибәрә - 600әр вак-бәлеш һәм «Кырмыска оясы» пирожное. - Бу аларга өйдәге уңайлыкларны, җылылыкны тоярга ярдәм итәчәк, - дип уртаклашты мәктәп туклануы операторы Зинифә Өмербаева. - Сугышчыларыбызга тизрәк исән-сау кайтуларын телибез.

Ит бәлешләре һәм десертлар туңдырыла һәм җибәрү алдыннан чыгарыла. Шуңа күрә, юлда берничә көн үткәргән сыйлар бозылырга өлгерми.

Былтыр да сугышчылар өчен зонага мәктәп туклануы оешмасы хезмәткәрләре тәмле пироглар җибәргән булган.

- Сугышчыларга бик ошады. Алар яхшы сүзләр язды, тәмле һәм өйдәгечә булуын билгеләп үтте. Без солдатларыбыз өчен тырышабыз. Аларның җиңү белән кайтуын түземсезлек белән көтәбез, - ди пешекчеләр.

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: