+24 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хатын-кызлар да Ватанны саклый

Туймазыдан 31 яшьлек шәфкать туташы контракт төзеп махсус хәрби операция зонасына киткән.

Хатын-кызлар да Ватанны саклый
Хатын-кызлар да Ватанны саклый

“Альба” позывнойлы шәфкать туташы Донецкида эшли. Бу турыда “Тумазы хәбәрләре” гәзите яза.

Альбина – гаилдә өченче буын медицина хезмәткәре. Аның әбисе гомер буе фельдшер булып эшләгән. Тагын бер өлкән туганы – үзәк район дәваханәсендә баш шәфкать туташы. Альбина һәм аның бертуган апасы үзләренең тормышын медицина белән бәйләргә карар итәләр.
Альбина Туймазыдагы клиника-диагностика йогышлы авырулар үзәгендә анестезиология һәәм рениматология бүлегендә эшләгән. Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, СВОга узган елның декабрендә киткән.

– Бу минем үземнең карарым, – ди ул. – Беркем дә кушмады, этәрмәде. Анда нәрсә барганын үзем күреп, аңлап тордым. Биш минут эчендә мондый фикергә килмәдем, әлбәттә. Әмма бу турыда җитди уйлана башлагач, әлеге фикер ныгый гына барды. Минем бөтен гаиләм медиклардан гына тора ич. Алар шул ук хәрбиләр, тик коралы - шприц. Алар мине авырлыклардан курыкмаслык итеп тәрбияләделәр.
Махсус хәрби операция башлангач, бик күп дусларым, танышларым Донбасска китте. Алардан анда табиблар, шәфкать туташлары җитешмәвен ишетеп тордым. Хәлиткеч карар кабул итү өчен иң мөһиме шушы булды. Аңлы рәвештә алгы сызыкка җибәрүләрен сорадым.
“Альба” Донбасста Авдеевка юнәлешендә эшли.
– Бернинди дә график һәм режимыбыз юк, бу бит дәваханә түгел. Тыныч көннәр була, тәүлекләр буена йокысыз, ялсыз эшләгәнебез бар. Теләсә кайсы вакытта чакырып алулары мөмкин.
Алышлар барганда, эвакуация ноктасына чыгабыз, яралылар шунда китерелә. Минем бурыч – беренче медицина ярдәме күрсәтү: яраны бәйләү, жгут салу, авыртуны басып, дежур машинада госпитальгә озату. Төрле шартларда эшләргә туры килә: караңгыда, ут астында. Үзем белән корал да йөртәм, әлегә бер тапкыр да атарга туры килмәде.

– Сугыш хатын-кыз эше түгел, диләр.

– Барысы да кешенең үзеннән тора. Ватанын сакларга тели икән, ул моңа хокуклы. Ир-атмы ул, хатын-кызмы – мөһим түгел. Хатын-кызларның да Ватаны бар. Мин элекке кебек калырга тырышам. Әмма сугыш кешене, аның аңын, тормышка, гаиләгә, эшкә карашын үзгәртә. Күпләрне ул тагын да яхшырак итә. Биредә, пулялар яңгыры астында, элекке фикерләрең үзгәрергә мөмкин, нәрсәдер инде мөһимлеген югалта. Монда – чын кешеләр, алар белән утка да, суга да керергә була. Алар белән үзеңне ышанычлы тоясың.

Фото Туймазы районы хакимияте сайтыннан.

Автор:Резеда Нуртдинова
Читайте нас: