+21 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Хезмәттәшең — якын туганың кебек”

“Старый” позывнойлы ротада иң өлкән сугышчының үзен исә яудашлары әтиләре кебек күрә.

“Хезмәттәшең — якын туганың кебек”
“Хезмәттәшең — якын туганың кебек”
Махсус операция башлангач та Павел Ватанны саклау­чылар сафына басарга карар итә. Бу турыда әнисенә әйтә һәм озакка сузмыйча хәрби комиссариатка барырга була. Һәрчак сүзендә торучы, төпле карарлар кабул итә белүче улының теләгенә ана кеше каршы килми, чөнки аның үз уеннан кире кайтмаячагын белә.

– Минем картәти дә сугышта катнашкан, Ватаныбыз яклауга мохтаҗ булганда, мин ничек читтә калыйм? – дип фикер йөртә Павел.
Әйе, аның дәү әтисе Япо­ния чигендә барган сугышта катнашкан. Отпускыга кайткач өй­ләнгән һәм яшь хатынын үзе белән алып киткән. Бу үзе бер кызыклы тарих: чикне үткәндә, аңа тормыш иптәшен матрас арасына яшерергә туры килә. Беренче балалары да еракта, Улан-Удэда туган. Павелның дәү әтисе бары тик 1947 елда гына хезмәттән кайта.
 
Дәү әтисе үрнәгендә Павел да, олы яшенә карамастан, моби­лизацияләнә. Үзе военкоматка барырга торганда, аңа чакыру кәгазе килә. Павел хәрби хезмәтне ракета гаскәр­ләрендә үткән, укчы-элемтәче булган.
 
– Әтиемнең эшен дәвам итәм, ул да армиядә элемтәче булган, миңа бәләкәйдән Морзе әлифбасын өйрәтте. Го­мумән, әтием мине кечкенәдән спортка, туризмга җәлеп итте, шуңа күрә, иллегә якынлашып килсәм дә, сәламәтлегемә зар­ланмыйм, – ди Павел. Ротада иң өлкәне булган өчен аның позывное “Старый”. Яшь солдатлар өчен терәк, ышанычлы дус, тәҗрибәле киңәшче ул Павел.
 
– Армиядә, гомумән, бер-береңә иң якын туганыңа, дустыңа караган кебек ка­рыйсың, чөнки без – бер йодрык. СВОда башкача мөм­кин дә түгел, – ди “Старый”.
 
– Башкаларны кайгырту, көчсезләрне яклау – Павелның канында, характерында. Ул кечкенәдән шундый. Дүрт балам арасында Паша – иң өлкәне һәм бердәнбер малай.
Өч кыз туганына менә дигән абый булды ул! Се­ңелләрен шулкадәр ярата һәм алар турында һәрчак кайгырта. Сеңлесе Юля белән аралары бер генә яшь, һәрвакыт дус булдылар. Пашага биш яшь тулгач, Таня туды. Паша хәтта төнлә торып, аның пелёнкаларын да алыштыра иде. Кечкенәдән әтисенә ияреп, барлык эшкә дә өйрәнде, кулы эш белә, шуңа аңа тормышта да җиңел булды, беркайда да югалып калмый, һәр катлаулы хәлдән чыгу юлын таба торган кеше, үз улларына да үрнәк ул. Әтиләренең махсус хәрби операциягә бару теләген оныкларым да хуплады. Әлбәттә, көн саен аның өчен догадабыз, – ди Павелның әнисе Людмила Геннадиевна.
 
– Әлбәттә, авыр һәм куркыныч минутлар җитәрлек, без бит тере кешеләр. Аеруча беренче айларда, бар яктан да бомбага тотылганда бик куркыныч иде. Моңа өйрәнеп булмый, – ди “Старый”.
 
Солдат үзләрен кайгыртып торучы республика, район халкына да бик рәхмәтле.
 
– Даими ярдәмнәре өчен республикага, районга, якташларыбызга рәхмәтлебез. Сез җибәргән барлык кирәк-яраклар да, азык-төлек тә, тәм-томнар да, хатлар да – барысы да безгә килеп җитә. Кулланабыз, рәхмәт. Район хакимияте башлыгы Алексей Горбачёв үзе дә безнең янда булып китте, нәрсә кирәклеген сорап, хәл белешеп торалар. Без моның өчен зур рәхмәтле, – ди “Старый”.
 
Тыныч тормышта Павел төзүче булган. Әмма бүгенге көндә ул үзен, махсус хәрби операциядә кирәгрәк дип саный. Аның өчен “Ватанны саклау” дигән сүзләр зур мәгънәгә ия. Отпуск вакытында да анда калган иптәшләрен уйлый ул. “Барыбыз да бергә Җиңү белән кайткач, матур итеп яшәрбез”, – ди. Бу урында “Амин!” дип, илебезне саклаучы батыр солдатларга түзем­лек, көч, күтәренке рух телисе килә.

Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Краснокама районы.


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: