+17 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дрон безнең олауга зыян салган

Кичә төнлә безнең сугышчылар өчен гуманитар ярдәм алып баручы йөк фурасына Донецк янында пилотсыз аппарат һөҗүм иткән.

Дрон безнең олауга зыян салган
Дрон безнең олауга зыян салган
Йөкне Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Фәрит Гомәров озата бара, ул вакыйганың нечкәлекләрен хәбәр итә.

Аның сүзләренчә, гуманитар ярдәм төягән йөк машинасы механик зыян күргән. Артык нык түгел, Дрон операторы ялгышкан. Тормоз системасын һәм "воздушка"ны ремонтларга кирәк булачак. Иң мөһиме, барысы да исән-сау. Йөк инде хәрбиләргә тапшырылган, һәм безнең якташыбыз алар шул ук йөк машинасында кире кайтачакларына ышана.

Шулай ук пилотсыз аппараттагы зарядның автомашинадан читтә шартлаганы билгеле булды. Заряд шартлаганнан соң, безнең фурага берничә кисәк тигән. Колоннага ярдәмгә Башкортстан хәрбиләре килә. Алар арасында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Алексей Локотченко да бар, ул гыйнварда үз теләге белән СВО зонасына киткән иде.

Фото: башинформ

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: