+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Башкортстанда "Ирләрчә сөйләшү" форумы старт алды

Бүген, 20 мартта, Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды. Биредә 19-21 мартта «Ирләрчә сөйләшү» дип аталган республика яшьләр патриотик форумы уза.

Башкортстанда "Ирләрчә сөйләшү" форумы старт алды
Башкортстанда "Ирләрчә сөйләшү" форумы старт алды
Төбәк җитәкчесе республика мәктәпләренең 8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары булган 250 курсант белән иртәнге зарядкада катнашты, алар арасында – махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары, кадетлар һәм юнармиячеләр.

Башкортстан Башлыгы иртәнге күрешүдә «Ирләрчә сөйләшү» форумында катнашучыларны сәламләде.

- Бүген сезнең якты, бай көнегез булачак. Без сезнең белән «Ирләрчә сөйләшү» дип аталган проект үткәрәчәкбез. Әлеге вакытта без Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртүче «Патриот» паркында. 2022 елның 25 февралендә ул, илебезне яклап, һәлак булды. Якташыбыз чын, якты, матур, көчле офицер иде. Аның әтисе Владимир Викторович Серафимов бүген монда, безнең белән. Бүген биредә бөтен республикадан диярлек егетләр килде. Сезнең арада бүген алгы сызыкта әти-әниләре көрәшкән, шулай ук СВО барышында әти-әниләре һәлак булган балалар бар, – диде Радий Хәбиров һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.

Арытаба Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балаларга «Патриот» хәрби-патриотик паркында старт алган «Ирләрчә сөйләшү» проекты турында сөйләде.

- Бу өч көн эчендә без, мөгаен, бу тормышта нәрсәдер аңлаган, илебез чәчәк атсын һәм кешеләр яхшы яшәсен өчен, ә иң мөһиме - илебезне яклар өчен сезгә белемнәребезне җиткерергә тырышырбыз дип өметләнәм. Ничек һәм ни өчен ир-егет булырга кирәклеге турында күзаллауларыбызны җиткерергә тырышырбыз. Бүген сезгә яхшы көн телим! - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Аннары "Патриот" паркы плацында яшь курсантлар төбәк җитәкчесе белән бергә иртәнге зарядкада катнашты. Чакырылган кунаклар арасында Әфганстан сугышы ветераннары - Кызыл Йолдыз ордены һәм «Батырлык өчен» медале кавалеры Виктор Гурьев белән Дмитрий Глушко, «Салават Юлаев» хоккей командасы капитаны Григорий Панин, «Русиянең иң көчле кешесе» турнирының дүрт тапкыр җиңүчесе Эльбрус Нигъмәтуллин, республика Дәүләт җыелышы–Корылтай депутаты Джефф Монсон, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бәдамшин бар иде.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: