+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батырлыкка һәрчак урын бар!

Чакмагыш балалар китапха­нәсендә каһарманлык темасына багышланган “Әфганстан – йөрәк ярасы” дигән чара үтте.

Батырлыкка һәрчак урын бар!
Батырлыкка һәрчак урын бар!
Аны китапханәче Лилия Арсланова бай мәгълүматлы сценарие буенча мавыктыргыч итеп алып барды.

– Нәрсә соң ул батырлык? Аның мәгънәсен һәркем, үзенең тормышка карашыннан чыгып, үзенчә аңлый. Батырлык – ул чиксез ихтыяр көче, шулай ук тәвәккәллек, үз-үзеңне аямауны таләп итә. Бүгенге очрашуыбыз нәкь менә шундый матур сыйфатларга ия булган геройлар – Әфганстан җирендә гомере өзелеп, мәңге яшь калган солдатлар һәм шул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булып яшәүче яугирләр турында, – дип ачты чараны китапханәче Лилия Арсланова утны-суны кичкән, авыр сынауларны җиңгән лачыннарга тирән хөрмәтен белдереп.

Шул сугышта катнашкан яугирләрнең берсе – Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, “Сугышчан казанышлары өчен” медале белән бүләкләнгән үзешчән композитор, Тайнаш мәдәният йорты директоры Илдар Хәмидуллин әлеге чараның кунагы булды.
Әфган сугышы тәмамлануга 35 ел узды. Әмма сугыш салган яралар һаман да уңалмый, еллар үткән саен тирәнәя генә бара. Аннан исән кайткан ир-егетләр бу хакта ачылып сөйләргә яратмый. Менә әле дә Илдар Вазыйх улы, 18-19 яшьлек елларына кире кайтып, шул чактагы күргәннәре-кичергәннәре турында тыйнак кына сөйләде. Аның чыгышы залдагы үсмерләрне тырышып укырга, спорт белән дус булырга, дуслыкны саклый белергә, илгә лаеклы алмаш булып үсәргә чакыру булып кабул ителде.

Илдар Вазыйх улының көйләр язу, җырлар иҗат итү өлкәсендәге эшчәнлеге игътибарга лаек. Әфган илендәге хәрби хәрәкәтләр вакытында кичергәннәреннән ул үзәкләрне өзгеч моңнар тудырган.

Бер ел элек “Игенче” гәзите редакциясе һәм Марис Нәзиров исемендәге “Чакмагыш чаткылары” иҗат берләшмәсе белән берлектә район мәктәпләре арасында “Батырлыкка һәрчак урын бар!” дигән конкурс игълан ителгән иде. Конкурсның максаты – сәләтле балаларны ачыклау, арытаба иҗади юнәлеш бирү генә түгел, яшь буынны батырлар үрнәгендә ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү, нинди генә шартларда да югалып калмаслык, үзен саклый алырдай физик яктан көчле, сәламәт – гомумән, илнең киләчәге өчен ышанычлы алмаш булып үсүенә булышлык итү дә иде. Конкурста катнашучылардан батырлык дәресләре, ватанпәрвәрлек чаралары, спорттагы уңышлар, Әфган сугышында катнашучылар турында язмалар, фотолар, сценарийлар язу соралды. Чакмагыш районы хакимиятенең мәгариф бүлеге тарафыннан барлык мәктәпләргә дә конкурсның положениесе җибәрелде. Һәр мәктәп бәйгедә үзенчә катнашты. Бу җәһәттән Чакмагыш 1нче мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Элина Гыйләҗева “Әфганчы яугирләрнең әдәби иҗаты” дигән темага күләмле фәнни хезмәт башкарды. Анда Илдар Хәмидуллинның иҗатын өйрәнүгә зур урын бирелгән. Билгеле, балалар тарафыннан башкарылган беренче олы хезмәтләр район батырлары турындагы “Чакмагыш лачыннары” китабында лаеклы урын алды.
Гимназия укучыларының активлыгы турында аеруча билгеләп үтәргә кирәк. Алар шул мәктәптә белем алган, солдат бурычын Әфганстан илендә үтәгән яугир, яу яланында геройларча һәлак булган Чакмагыш егете Рифкать Гәрәев истәлегенә хәрби-спорт чаралары үткәрде, аның тормыш юлын өйрәнү буенча фәнни эшчәнлек, эзләнү-тикшеренүләр алып барды, сценарийлар язды, шигырьләр иҗат итте, хәтта видеороликлар җибәрде. Болар хакында “Чакмагыш лачыннары” китап-тупланманы төзүче, Башкортстанның атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Шаһит Ходайбирдин һәм Вазих Исхаков исемендәге премияләр лауреаты, “Чакмагыш районы алдындагы хезмәтләре өчен” билгесе иясе Рәзифә Сәхапова бәян итте.
Гимназиянең конкурста җиңү яулаган җиденче сыйныф укучылары Ралина һәм Азалия Гарифуллиналарның чыгыш ясавы чараның тәрбияви әһәмиятен тагы да арттырды.

– Без, үз гомерен куркыныч астына куеп, яралы иптәшен коткарган Рифкать Гәрәевның тормышын өйрәндек. Аның исемен йөртүче урам кешеләре белән очраштык, Рифкатьнең апасы Роза Рәис кызы белән әңгәмәләштек һәм боларның һәммәсен дә видеорепортаж, видеороликлар итеп тупладык. Районның күренекле, игелекле кешеләре белән видеорепортажлар эшләүне дәвам итәбез. Шундый игелекле кеше Данис Шәрипов турындагы әңгәмә республика күләмендә оештырылган “Атайсал. Безнекеләр. Знай наших!” фестиваленә тәкьдим ителде, 120 эш арасында “яхшы” дип танылып, җиңү китерде – икенче урынны яуладык. Бу хактагы материал да, яңа китапка кертелеп, тарихта теркәлде, – дип уртаклашты кызлар.

Илсөяр Гайсина.
Чакмагыш авылы.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас: