Очрашуда республика Башлыгы «Ирләрчә сөйләшү» форумына зур кызыксыну белән килүен билгеләп үтте.
- Бу минем инициативам иде. Мин бүгенге көннең бер өлешен сезнең белән үткәрергә теләдем, – диде Радий Хәбиров. - Сезнең алда бөтен гомерегез бар, укудан соң сез төрле һөнәрләр алачаксыз. Һәм сезнең иңегезгә республиканың киләчәге ятачак. Шуңа күрә бүгенге язгы форумның төп идеясе - сезгә яхшы тәҗрибә бирергә тырышу.
Төбәк җитәкчесе ассызыклаганча, Башкортстан идарә командасының бүгенге иң мөһим бурычы – махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү.
Очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы укучыларның сорауларына җавап бирде.
– Миңа сезнең белән яхшы кәеф, тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашу һәм мөһим нәрсәләр турында сөйләшү зур рәхәтлек, канәгатьлек хисе бирә, - диде Радий Хәбиров. - Иң мөһиме - сез безнең ирләрчә сөйләшүдән үзегез өчен файдалы тәҗрибә алырсыз, дип ышанам.
Очрашу ахырында республика Башлыгы анда катнашучыларга - нәтиҗәле диалог өчен, шулай ук офицерларга, «Патриот» паркы хезмәткәрләренә яшьләрне сыйфатлы әзерләгәннәре һәм тәрбияләгәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Фото: Башкортстан Башлыгы