+22 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Үзләре һәлак булса да, исемнәре үлемсез!

Бүген Уфада хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Башкортстан хәрбиләренең туганнарына Русия дәүләт бүләкләрен тапшыру чарасы булды. Анда республика Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Үзләре һәлак булса да, исемнәре үлемсез!
Үзләре һәлак булса да, исемнәре үлемсез!

Төбәк җитәкчесе якташ яугирләрнең казанышларын билгеләп үтте, һәлак булган сугышчыларның туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

- Бүген без чын геройларга, Ватанны саклаучы батырларга хөрмәт күрсәтәбез, - диде Радий Хәбиров. - Безнең сугышчылар тугандаш Донбассны яклап чыкты. Балаларны, хатын-кызларны һәм картларны яклау бу. Алар соңгы сулышка кадәр сугышты, калтырап төшмәде һәм чигенмәде. Аларның исемнәре илебезнең һәм республикабызның батырлык тарихына мәңгелеккә язылды. Русиянең һәлак булган сугышчыларына мәңгелек дан, мәңгелек хәтер!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика хәрбиләрнең гаиләләренә кирәкле ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәген ассызыклады.

Башкортстан хәрби комиссары урынбасары Рамил Хәйретдинов батыр уллар тәрбияләгән әти-әниләргә рәхмәт белдерде.

– Сезнең балаларыгыз, ирләрегез, әтиләрегез фидакарьлек, батырлык, ныклык күрсәтте, - дип билгеләде Рамил Хәйретдинов. - Аларның батырлыгын без һәрвакыт үсеп килүче буынга үрнәк итеп куячакбыз.

Ватанны саклаучыларның истәлеген бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр.

Тантаналы чарада республикадан һәлак булган геройларның батырлыклары турында сөйләделәр. Берсенең тарихы болай була.

2023 елның ноябрендә «Башкортостан» полкының штурм төркемнәре һөҗүм вакытында билгеләнгән бурычларны үти, батальон командиры подполковник Андрей Мигунов Т-90М танклары белән җитәкчелек итә, алар ябык ут позицияләреннән дошманның тере көчен һәм техникасын ут белән тар-мар итә. Андрей Мигуновның оста гамәлләре аркасында Русия сугышчылары дошманга юл куймый, ул чигенергә мәҗбүр була. Позициягә кайтканда төркемгә дроннар һөҗүм итә, подполковник авыр яраланып һәлак була.

Русия Федерациясе Президенты Указы белән хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен подполковник Андрей Мигуновка үлгәннән соң Русия Герое исеме бирелә.

Бүләкләрне хәрбиләрнең туганнарына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тапшырды.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: