+18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алгы сызыкта, “КамАЗ”да!

Туймазы районыннан 62 яшьлек ир узган җәйдә контракт төзеп, СВО зонасына юлланган.

Алгы сызыкта, “КамАЗ”да!
Алгы сызыкта, “КамАЗ”да!
Махсус хәрби операциядә Башкортстаннан шактый күп кеше үз теләге белән катнаша. Шундый якташларыбызның берсе – Туймазы районының 62 яшьлек кешесе. Ул СВОга кадәр Кандракүл туристлык базаларының берсендә каравылчы булып эшләгән. Хатыны белән бергә ул һәм кыз үстергәннәр.

Контрактка кул кую теләге ир-егеттә махсус хәрби операциянең беренче көннәрендә үк туган, әмма якыннарына бу хакта соңгы минутта әйткән. Алгы сызыкта шофер булып хезмәт итә: кайчандыр “КамАЗ” йөрткән, хәзер аның тәҗрибәсе бик тә файдалы. СВО зонасында блиндажлар ясау өчен җиһазлар, агачлар һәм башка кирәк-ярак ташый. Шуңа күрә дә үзенә “Урманчы” позывноен сайлаган.

Күптән түгел “Урманчы” кыска вакытлы ялга кайткан. Беренче эш итеп урындагы автозапчастьләр кибетләрен әйләнеп чыккан, үзенең хәрби машинасы өчен кирәкле барлык әйберләрне сатып алган.

– СВО башланганнан бирле анда бару уен башта йөрттем. Арытаба инде контрактка кул куярга карар кылдым. Якыннарыма рәхмәт, алар да карарымны хуплап кабул итте. Әлбәттә, алгы сызыкта җиңелләрдән түгел. Әмма дөреслек безнең якта. Шуңа күрә Җиңү дә бездә булачак, – ди “Урманчы”.

Ример НАСРЕТДИНОВ.
Фото Туймазы районы хакимияте сайтыннан алынды.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: